tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Cатдиновлар гаиләcе өлкә бәйгесендә җиңде
Cатдиновлар гаиләcе  өлкә бәйгесендә җиңде

Cатдиновлар гаиләcе өлкә бәйгесендә җиңде

Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов «2018 ел гаиләсе» дип исемләнгән төбәк конкурсында җиңүче бәхетле парларны котлады.

– «Ел гаиләсе» төбәк конкурсы быел инде унынчы тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйгедә җиnүчеләрне бүләкләү тантанасын hәр елны күркәм бәйрәм – Халыкара гаилә көне алдыннан уздырабыз. Конкурста катнашучылар санының елдан-ел арта баруы аеруча сөендерә. Быел бәйгенең финал өлешендә өлкәнең барлык муниципаль берәмлекләреннән дә вәкилләр – 36 гаилә үзләрен сынап карады. Тиздән җиңүчеләр иҗади осталыкларын Бөтенроссия конкурсында күрсәтеп, Ульяновск өлкәсенең Талантлар туган ягы булуын кабат исбатлаячаклар,- дип белдерде Губернатор Сергей Морозов.

Өлкәбез җитәкчесе бәйгедә җиңүче гаиләләргә 50 мең сумлык акчалата сертификатлар hәм истәлекле бүлeкләр тапшырды.

    «Ел гаиләсе» өлкә конкурсының «Күп балалы гаилә» номинациясендә Ульяновск шәhәреннән Надир hәм Венера Сатдиновлар гаиләсе җиңүче итеп танылды.

Надир hәм Венера Сатдиновлар ун бала тәрбияләп үстерәләр. Алар шәhәр җирендә яшибез дип тормаганнар, hәр нарасыйга чын татар исемнәре кушканнар. Матур итеп саф татар телендә сөйләшүче Тәнзилә, Дилүзә, Әнүзә, Тәлгать, Наил, Фирүзә, Гөлүсә, Фәнүзә, Алия hәм Лилия – Сатдиновлар нәселенең лаеклы дәвамчылары, ә милләтебезнең ышанычлы варислары. Сатдиновлар булганына шөкер итеп, дус-тату, бердәм булып гомер кичерәләр.

– Без балаларны бик тә яратабыз, шуңа күрә алар бездә күбәү дә инде. Ул-кызларыбызны чын татар-мөселман кешесе итеп тәрбияләү – безгә йөкләнгән изге бурыч,- диләр Надир hәм Венера, бәхетле елмаеп.

Рузия ХӘЛИМОВА. “Өмет” газетасы
Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*