tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә Урал мәчетләре өчен мөфтиләр әзерли башлыйлар
Чиләбе өлкәсендә Урал мәчетләре өчен мөфтиләр әзерли башлыйлар

Чиләбе өлкәсендә Урал мәчетләре өчен мөфтиләр әзерли башлыйлар

6 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә Уралда мөфтиләр әзерләү буенча беренче мәдрәсә ачыла. Бу хакта төбәк хөкүмәтенең җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе җитәкчесе урынбасары Илья Аносов “Интерфакс” агентлыгына хәбәр иткән.

“Рәсүлия” мәдрәсәсе традицион ислам мәчетләре өчен мөфтиләр әзерләү буенча Уралда беренче дини уку йорты булачак. Ул кадрлар белән Чиләбе өлкәсен генә түгел, ә күрше төбәкләрне дә тәэмин итәчәк”, – дип сөйләгән И.Аносов.

Шул ук вакытта шәкертләр Чиләбе агроинженерия академиясендә дә белем алачак.

Мәдрәсәдә Уфа Ислам университеты хезмәткәрләре дини белем бирәчәк.

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*