tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак
Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак

Чиләбедә «Татар кызы» конкурсының финал тантанасы узачак

2020 елның 18 сентябрендә 18:00 сәгатьтә С.С. Прокофьев исемендәге Чиләбе филармониясенең концерт залы (Чиләбе шәһәре, Хезмәт ур., 92а) барлык җанатарларны һәм татар мәдәниятен бәяләүчеләрне көтә. Чиләбе өлкәсе татар конгрессы «ТАТАР КЫЗЫ»ның юбилейлы унынчы милли проектының финал тантанасын үткәрә.

Шулай ук «Татар егете-2020», «Нәни энҗеләр-2020», «Нәни батырлар-2020», «Нәни тамчылар-2020» милли проектларының финалы булачак.

Махсус кунаклар:

Сәидә Мөхәммәтҗанова;

«Айгөл» халык бию ансамбле.

Тамашачыларны конкурсантлардан кызыклы тамаша, эстрада йолдызлары концерты көтә. Онытылмас хис-кичерешләр һәм искиткеч тәэсирләр көтә, — дип вәгъдә итә оештыручылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*