tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Чишмә» клубы халыкта милли үзаң тәрбияли
«Чишмә» клубы халыкта милли үзаң тәрбияли

«Чишмә» клубы халыкта милли үзаң тәрбияли

…2010 ел. Сентябрь аеның ахыры. «Доверие» үзәгендә Өлкән яшьтәге кешеләр көненә багышланган бәйрәм концертына генераль репетиция бара. Әлеге чара «Восход» культура йортында узачак. Мин дини киемле татар кызы ролендә спектакльдә катнашам. Бездән соң мөлаем гына бер ханым үзе иҗат иткән шигырьне укыды. Алып баручы, бу җирле шагыйрәбез Роза Гайнуллина була инде, дип әйткәч, шатланып куйдым. Нәкъ шул вакытта милләттәшләребезне бергә җыеп, татар клубы булдыру нияте белән янып йөри идем, шуңа күрә Роза ханымны ерак җибәрмәскә теләп, тиз генә телефон номерын язып алдым. Шуннан соң без озак кына элемтәгә кермичә тордык.

Дустым Нурисәгә изге ниятем турында сөйләгән идем, ул кирәк чакта булышырга, хәленнән килгән кадәр ярдәм итәргә ышандырды. Шатлык ялгызы гына йөрми икән бит. Ноябрь аеның башында тынгысыз йөрәкле Әнвәр Латыйпов телефоннан шалтыратып, мин гармунчы булам, диде. Аннары без «Доверие» үзәгенә барып, җитәкчесе Татьяна Николаевна белән күрештек hәм бергәләп эшләү турында план кордык.

8 декабрь көне бүгенгедәй хәтеремдә, күз алдымда. Урамда искиткеч матур, тыныч, акрын гына эре кар ява. Без Нурисә белән бергә Раузаны hәм Гөлфия апаны чакырдык та, «Доверие» үзәгенә юнәлдек. Анда безне Татьяна Николаевна белән Әнвәр Галләм улы каршы алдылар. Аларга туган халкымны яратуым, татарның культурасын hәм динебезне үстерүгә аз гына булса да өлеш кертергә, шулай ук әби-бабайлар рухи мирас итеп калдырган гореф-гадәтләрне, йолаларны бездән соң килүче буынга тапшырырга ниятләвем турында сөйләдем.

Әнвәр абыйны җитәкче итеп куйдык, ә Роза Гайнуллина алып баручы мәшәкатьләрен үз өстенә алды. Ул вакытта безнең клубка кырыкка якын кеше йөри иде. Аннары алып баручы вазыйфасын миңа йөкләделәр, Роза белән Нурисә бу эшне башкарырга нык ярдәм иттеләр.

Клубның эш программасында татар язучыларының туган көннәрен билгеләп үтү, халыкны дөньяви hәм дини бәйрәмнәр белән таныштыру каралган иде. Китапханәләрдә кирәкле темаларны эзләп табып, русча әcәрләрне татар теленә тәрҗемә итеп, спектакльләрдән өзекләрне сәхнәләштердек. Г.Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен, Һ.Такташның «Башмагым» әсәрен, М.Фәйзинең «Галиябану»ын халык бик тә җылы кабул итте. Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләдек. Yзебезнең шагыйрьләребез Роза Гайнуллина, Равил Шәфигуллин белән Гөлсинә Ханәфине чакырып, иҗат кичәләре уздырдык. Ә февраль аенда кичәбезне каhарман шагыйрь hәм рәссам Гакыйль Сәгыйровның тормыш юлына багышладык.
Халкыбызның онытылмас милли уеннарында — «Йөзек салыш» белән «Буш урындык»та барыбыз да актив катнаштык, кемдер җырлады hәм биеде, кемдер мәзәк сөйләде… Профессиональ җырчылар булмасак та, Сабантуй бәйрәме сәхнәләрендe чыгыш ясый башладык.

Дини бәйрәмнәрне дә читләтеп үтмәдек – hәркайсының мәгънәсен аңлатып, вәгазьләр сөйли идек.
Программаның үтәлешен дәфтәргә теркәп бардык, шунда ук табель дә тамгаладык. Ел азагында отчет ясап хуҗаларга тапшыра идек. Берничә ел эшебезне хуплап килделәр, аннары отчетыбыз да кирәкмәс булды, дәфтәребез дә юкка чыкты…

2012 елда үз эшенең остасы, уңган, акыллы, ярдeмчел, шәhәр халкының барлык проблемаларын чишәргә әзер булган Фәрид Фәссыйх улы Халиуллин татар милли-мәдәни автономиясе рәисе итеп сайлангач, эшебез бөтенләй җайга салынды. Ул беренче көннән үк «Чишмә» клубы белән танышты, сүзләребезне тыңлап, блокнотына теркәп барды. Шуннан соң безгә киң юл ачылды, дияргә дә була. Шәhәребездә автономия тарафыннан оештырылган барлык чараларга да чакыралар, хәтта Казаннан артистлар концерт белән килгәндә чакыру билетлары тәкъдим итәләр. Автономиябез җитәкчелеге аз гына үсешне дә игътибарсыз калдырмый. Тынгысыз йөрәкле, милли җанлы активистларыбыз Әнвәр Латыйпов, Нурисә Кафиятуллова, Мәрьям Хайбуллова, Роза Гайнуллина, Гөлсирә Сафина hәм Нәфисә Булатова фидакарь хезмәтләре өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары hәм дипломнар белән бүләкләнделәр.

2014 елда автономиябез безгә милли бизәкле камзуллар бүләк итте, ә 2018 елда татар костюмнары тектереп бирде, шулай ук күрше авылларга концерт программасы белән барырга ярдәм итте. Шәhри Болгарга сәяхәтне дә милли автономиябез оештырды.
Шулай итеп, «Чишмә» клубы алты ел дәвамында халкыбызны тирән эчтәлекле, кызыклы hәм мавыктыргыч программасы белән шатландырып яшәде. Барлык милли-мәдәни чараларда да актив катнашырга тырыштык, яңа килгән кешеләр безне үз иттеләр. Аллаhы Тәгалә киләчәктә дә милләтебезгә hәм динебезгә хезмәттә булырга насыйп итсен.

Мәрьям ХАЙБУЛЛОВА,
Димитровград шәhәре.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*