tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашия мишәрләре Нижгар мишәрләре янына кунакка җыена
Чувашия мишәрләре Нижгар мишәрләре янына кунакка җыена

Чувашия мишәрләре Нижгар мишәрләре янына кунакка җыена

Хөрмәтле милләттәшләр! 29 мартта Кочко-Пожар мәдәният йортында 15.00 сәгатьтә башланачак тарихи вакыйгага – Чуаштагы милләттәш дин кардәшләребезнең киң кырлы һәм күп санлы – 30-40 һәвәскәр һәм профессиональ артистлардан торган “Мишәр” ансамбленең бушлай зур концерт-тамашасына рәхим итегез! Аларның түбәндәге афишаларын игътибар белән карап чыксагыз, безнең өлкә татар җәмәгатьчелеге тарихында беренче тапкыр булачак бу мәдәни чарага өстәмә комментарийларның кирәге юк дип белерсез.

Бары тик шуны гына искәртеп үтәсебез килә: Чуаш мишәрләрен Нижгар мишәрләре белән күрештерү инициативасын күтәреп чыккан һәм аны тормышка ашырырга нык тырышкан безнең төбәк татар автономиясе һәм өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчеләре Рамил әфәнде Салихҗанов белән Зилә ханым Ахмадуллина да бу тарихи вә мәдәни чарада катнашачак.

“Ике регион арасында үзара милли-мәдәни элемтәләрне булдыру максатыннан оештырылачак бу чарада безнең татарлар компакт яшәгән һәр районнан, һәр авылдан мәдәният хезмәткәрләрен һәм үзешчән сәнгать активистларын күрәсебез килә, чөнки бу өлкәдә Чуашлы милләттәшләребездән тәҗрибә алу бер дә ким-хур түгел”, – диләр җәмәгать эшлеклеләребез.

Шул ук көнне өлкә “Ак калфак” оешмасының Сафаҗай балалар бакчасында узган күчмә утырышында катнашачак ханымнар да Кочко-Пожарга килми калмас, дип ышанабыз.
Әйтергә кирәк, 12 апрельдә Кочко-Пожар мәдәният йортында өлкә татар хатын-кызлар сходы һәм традицион “Нижгарбикә-2019” конкурсы да узачак. Конкурсны оештыручылар аны вакытсыз вафат булган региональ “Ак калфак” оешмасының актив әгъзасы Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышларга ниятлиләр.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*