tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез мөмкинлекләре чикле булган балаларга милли калфаклар, түбәтәйләр бүләк итте
Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез мөмкинлекләре чикле булган балаларга милли калфаклар, түбәтәйләр бүләк итте

Чувашиядә яшәүче милләттәшләребез мөмкинлекләре чикле булган балаларга милли калфаклар, түбәтәйләр бүләк итте

Соңгы вакытта Урмай авылында яшәүче Фәрит һәм Гөлсем игезәк кызлары Алия һәм Гелия Фәсхетдиновлар турында интернет ресурсларда хәбәр биргәләгән идек. Тумыштан физик яктан чикләнүле, ДЦП чире белән туган балалар, шулар өстенә Алиянең ике күзедә күрми, әмма алар тормышка гашыйк, 18 ел әти-әниләренең яраткан балалары булып, мәхәббәттә тәрбияләнделәр. Әтиләре Фәрит әфәнде, әниләре Гөлсем ханым искиткеч, шул вакытта бик түземле, тәкъдирләренә шундый өлеш тигән зур сынауны , көндәлек, көнен-төнен шул кызларга багышладылар. Нинди көч һәм дәрт кирәк булгандыр, башка чыгып йорт-җирне булдырырга, ул кызларны Чабаксар, Казан хастаханәләргә йөретер өчен машинасын булдырырга, кызлар үсә төшкәч, аларга йортта һәм йорт тирәсендә бөтен уңалыкларны булдырырга. Бүгенгесе көндә Аллага шөкер! Олы кызлары инде тормышта, оныклары Зәринәдә үсеп килә. Хөкүмәттә селдәми, тиешен бирә, даими игътибарын югалтмый. Менә аларга – 18 яшь, балигъ булдылар, инде алар балалыктан чыгып , олылар мөнәсәбәтенә күчәргә тиешләр. Ансы ничек булыр икән дигән сорау килеп туа??? 

Бүген бәйрәм, Алия һәм Гелия Фасхутдиноваларның туган көне. “Көндәлектә кызлар иртәнге 8-9 сәгатьтләрдә йокыларыннан торалар иде, бүген иртәнге 5-тән уянып кунаклар көтә башладылар. Алар өчен бүген ниндидер , башка көннәрдән аермалы буларак, үзенчәлекле сихри көн. Алар икеседә бик олы хисле кызлар”- ди әтиләре Фәрит әфәнде. Әбиләре Минҗан апа балаларны сабыр гына кунакларны каршы алырга әзерләде, Корьән сүрәләрендә кабатлап алдылар. Һәрвакыттагыча кызлар укытучы Гөлзинур, Зөһрә, Гөлнәфис апаларын , күптән танышкан мәдәният йорты хезмәткәрен Вагыйзә апаларын, тагын яшьтәшләрен көттеләр. Барысыда килде, көне-буе, берсе арты берсе, агылып кына тордылар.

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов, Урмай мөхтәсибәте мөхтәсибе ,”Кара пулат” мәчете имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Чабаксар шәһәре милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хайдәр Сафиуллин, Урмай урта мәктәбе директоры урынбасары Илгизә Минибаева бөтен Урмай авылы поселениясе халкы һәм аның Башлыгы Минзаит Зайнуллин исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән Алия һәм Гелия Фәсхетдиновларны аларның әти-әниләрен зур һәм шатлыклы бәйрәмнәре белән котладылар. Авыл халкы исеменнән телевизор, конгресс исеменнән милли калфаклар, түбәтәйләр, сөлгеләр, мәхаллә исеменнән Корьән бүләк ителде. Алия белән Гелия үзләредә Корьәннән сүрәләр укыдылар, яулык-калфакларныда киеп карадылар, хәер алар татар кызлары бит, барысыда аларга бик ошады. Очрашу мәҗлесендә Фәнис хәзрәт Сафиуллин Коръән укыды, килгән кунаклар һәм бәйрәмнең геройлары Алия һәм Гелия барысыда догада булдылар. Хәерле сәгатьтә, киләчәктәдә шулай бер-береңне яратып, саулыкта, мәхәббәттә яшәргә язсын!

Чуашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе
Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*