tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диния Нәзарәтендә Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин булып китте
Диния Нәзарәтендә Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин булып китте

Диния Нәзарәтендә Иваново мөфтие Фәрит хәзрәт Ляпин булып китте

Бүген, 29нчы июньдә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит хәзрәт Ляпин белән очрашты. Мөхтәрәм кунак Татарстан мөфтиен ихлас сәламләп, очрашу истәлеге итеп Ивановодан ясалган сувенир бүләк итте. Камил хәзрәт үз чиратында Фәрит хәзрәткә “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын һәм әлеге китапның аудиоверсиясен тапшырды. Татарстан мөфтие кунакка әлеге хезмәтләрнең барлыкка килүе, эшләнүе һәм, аерым алганда, Мәскәүдә, Уфада, Дагыстанда тәкъдим ителүе хакында сөйләп үтте. Халык арасында зур популярлык казанган мәгънәви тәрҗемәнең “Азан” радиосында тавыш белән яздырылуы һәм аның 40 сәгатьлек аудиоязмадан торуын билгеләп узды.

“Без хәзер “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасын күп итеп бастырачакбыз, аны Россиядә татарлар күпләп яшәүче төбәкләргә таратачакбыз. Без аны яшьләребез аңласын өчен хәзерге татар әдәби телендә, аңлаешлы итеп әзерләдек. Китапны укысыннар, безнең төп максатыбыз – аны күбрәк халыкка тарату”, – дип җиткерде Камил хәзрәт. Иваново мөфтие китапның бүгенге көндәге зарурлыгын һәм әһәмиятен бик югары бәяләде, аны халыкка тәкъдим итүдә теләктәшлек һәм ярдәм күрсәтәчәге хакында белдерде.

Фәрит хәзрәт Ивановода татар милли-мәдәни үзәген төзү, мәчетне киңәйтү турында сөйләп үтте, төбәктәге дини күтәрелеш белән таныштырды. Фәрит хәзрәт Иваново өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа уставын теркәү эшләрен төгәлләве турында җиткерде, хәзер Иваново мөфтияте үз эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә үзәкләшкән дини оешма буларак алып бара (элек РФ мөселманнары Диния нәзарәте составында иде), дип хәбәр итте.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*