tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйледә “Ихата бәйрәмнәре” гөрли
Дүртөйледә “Ихата бәйрәмнәре” гөрли

Дүртөйледә “Ихата бәйрәмнәре” гөрли

Моңа төбәктә киң колач белән “Шәһәр мохите” проектын тормышка ашыру сәбәпче булды.

“Шәһәр мохите” өстенлекле проекты баштагы мәлдә шәһәрләрдә генә тормышка ашырылса, тора-бара аңа авыллар да кушылды. Проект кысаларында Дүртөйле шәһәре һәм районында да күләмле эшләр башкарылды.

Башкортстанның Дүртөйле районының торак фонды гомум мәйданы 875 мең квадрат метр тәшкил итүче 1227 күпфатирлы йортны үз эченә ала. Аларның 688,4 мең квадрат метр мәйданлы 617се — Дүртөйле шәһәрендә, 186,6 мең квадрат метрлы күпфатирлы 610 йорт исә авыл җирендә урнашкан.— Былтыр “Шәһәр мохите” проектында Дүртөйле шәһәре генә катнашкан иде, — ди районның муниципаль торак инспекторы Гөлназ Нургалиева. — Төзекләндерү эшләре өчен 19770,807 мең сум акча, шул исәптән федераль казнадан — 15219,429, республика казнасыннан 3117,233 мең сум бүленде, әлеге проектка Дүртөйле халкы да 1434,145 мең сум күләмендә үз өлешен кертте.Шәһәрнең Беренче май урамы, 1, 10, 10 а, 11, 12, 13 а, 14, 15, 16 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортлар ихаталарына 14 мең квадрат метр мәйданда асфальт түшәлде, 1900 метр арада яктылык челтәре яңартылды, Александр Матросов исемендәге паркны төзекләндерүнең беренче этабы уңышлы башкарылды.

Быел исә биләмәсендә 1000 кешедән күбрәк булган авыллар да төзекләндерү программасында катнаша. Дүртөйле шәһәреннән тыш, Семилетка, Әсән, Әңгәсәк, Мәскәү, Тәкәрлек, Исмаел авыл Советларында проект киң җәелдерелде. Бу максатта 13411,2 мең сум, шул исәптән федераль казнадан — 11205,2, республика бюджетыннан 2206 мең сум акча бүленде, ә халык 1029,3 мең сум кушты. Авылларның урамнары яктырды, юллары тигезләнде, ә шәһәрдә күпфатирлы йортлар яннары төзекләндерелде. Бер-бер артлы “Ихата бәйрәмнәре” гөрләде

Күптән түгел бу чараны Әсән авылы халкы билгеләде. Биредә ике дистәгә якын күпфатирлы йорт алды территорияләрен төзекләндерү буенча эшләр тәмамланды. Бәйрәмдә әлеге йортларда яшәүчеләр һәм район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җитәкчелегендә мәртәбәле кунаклар катнашты.Чара программасында балалар чыгыш ясады, кечкенәләр өчен төрле уеннар, конкурслар оештырылды. Әсән авылы мәдәният йорты һәм модельле китапханә хезмәткәрләре бай эчтәлекле концерт программасы күрсәтте.“Ихата бәйрәмнәре” районда, шәһәрдә дәвам итә. Проектның яхшы ягы шунда: төзекләндерү таләп ителгән урыннарның исемлеген күпфатирлы йорт советлары әгъзалары төзи, ә эшне депутатлар, профильле белгечләр, хакимият һәм җәмәгать оешмалары вәкилләреннән торган җәмәгать комиссиясе контрольдә тота.

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*