tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә ислам дөньясындагы бердәнбер казыяны искә алалар
Әгерҗедә ислам дөньясындагы бердәнбер казыяны искә алалар

Әгерҗедә ислам дөньясындагы бердәнбер казыяны искә алалар

5 октябрьдә Иж-Бубыйда “Мөхлиса Буби – милләтебезнең якты йолдызы” дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция үтә. Әлеге чара күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында бердәнбер казыя Мөхлиса Нигъмәтуллина-Бубиның тууына 150 ел тулуга багышлана.

Конференциягә ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура советы рәисе Васил Шәйхразиев, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөселманнарның Үзәк диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров,ТР мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка дәрәҗәле кунакларның килүе көтелә. Алар конференция эшендә катнашудан тыш, авыл тарихы музеенда һәм тарихи объектларда булачаклар, Габдулла Буби һәм Мөхәммәтҗан Әхмәтҗановларның каберләрен зиярәт кылачак.   

Бүгенге көндә тарихи авылда әлеге мөһим чарага әзерлек эшләре алып барыла.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*