tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әхмәди авылында мәдәни учак кабынды
Әхмәди авылында мәдәни учак кабынды

Әхмәди авылында мәдәни учак кабынды

Удмуртиянең Балезино районы Әхмәди авылы халкы үз көче белән клублы булды. Балалар кимү сәбәпле ябылган башлангыч мәктәп бинасының бер яртысында ФАП эшли, ә икенче яртысы буш тора. Шул мәйданда ремонт ясыйлар, мәктәптән калган җиһазларны яңарталар, ике мич салып куялар. Авыл старостасы Азат Тютин әйтүенчә, бу эштә бөтен авыл халкы дәррәү күтәрелеп катнаша.

Җиденче декабрьдә Әхмәди, Паюра, Юнда авылы үзешчәннәре  концерт белән клубны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрә. 2008 елда Әхмәдидә иске мәчет урынында яңасын ачканнар иде, хәзер инде клублы да булдылар. Яңа елны бергә каршылар һәм башка бәйрәмнәрдә җыелыр урыннары бар хәзер.

 

Тарихи белешмә: Авылга 1830-нчы елда Кистем кешесе Әхмәди Рәхмәтулла улы Касимов нигез сала. Соңрак башка татар авылларыннан да күчеп утыралар. 2010 -нчы елгы җанисәп саннарына караганда, авылда 130 дан артык кеше гомер кичерә, алар нигездә Касимов, Тютин, Дюкин фамилияләрен йөртә.

Чыганак: Балезино районы “Вперёд” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*