tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта Агафуровлар җирләнгән борынгы зиратны татар яшьләре саклап калган
Екатеринбургта Агафуровлар җирләнгән борынгы зиратны татар яшьләре саклап калган

Екатеринбургта Агафуровлар җирләнгән борынгы зиратны татар яшьләре саклап калган

Екатеринбургның татар яшьләре 2007 елдан бирле шәһәр үзәгендәге борынгы татар-башкорт зиратын тәртипкә китерә. Биредә татар тарихында билгеле сәүдәгәр һәм хәйрияче Хисаметдин Агафуров (1831-1883) һәм аның хатыны Газизә җирләнгән. Күптән түгел бу каберлек “яңа ачыкланган мәдәни мирас объектлары” исемлегенә кертелгән.

Хәзер Агафуровлар мавзолее Свердловск өлкәсенең Мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт идарәсе тарафыннан тарихи-мәдәни экспертиза үтәргә тиеш. “Экспертиза уңышлы узар, борынгы мөселман зираты мәдәни мирас объектлары дәүләт реестрына кертелер дип өметләнәбез. Бу – мөселман зиратының язмышын хәл итә торган вакыйга булачак”, – диде Свердловск өлкәсе Татар конгрессы вәкиле Вагис Имашев “Татар-информ”га.

Лилия Гаделшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*