tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Эльмир Низамов Парижда татар әсәрләрен тәкъдим итәчәк
Эльмир Низамов Парижда татар әсәрләрен тәкъдим итәчәк

Эльмир Низамов Парижда татар әсәрләрен тәкъдим итәчәк

Композитор Эльмир Низамов Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән 15 ноябрьдә Парижда “Soirée merveilleuse” (“Гаҗәеп кичә”) дип аталган концерт куячак. Анда ул татар әсәрләрен дә тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә композитор үзе хәбәр итте.

“Без Парижга “Әлиф” спектаклен күрсәтергә барабыз. Анда безне ТРның Мәдәният министрлыгы җибәрә. “Әлиф”тә җырчы Эльмира Кәлимуллина да катнаша”, — ди Эльмир Низамов.

Композитор Эльмира Кәлимуллина белән бик тыгыз эшләвен әйтте. “Мөстәкыйль рәвештә бер концерт куйсак, яхшы булыр иде, дигән фикергә килдек. Концертны оештырырга Казанның мәдәният идарәсе һәм Россиянең Париждагы илчелеге булыша”, — ди ул.

“Париж халкын татар әсәрләре белән таныштырырга уйлыйбыз. Безнең максат – татар халкының әсәрләрен таныту. “Әлиф” спектакле дә тамашачыларны заманча татар сәнгате белән таныштырачак”, — диде композитор.

Композитор концертның өч телдә барачагын сөйләде. “Концерт өч блокка бүленә: татар, рус әсәрләре һәм бөтендөнья классик музыкасы яңгыраячак. Шуңа күрә чара да татар, рус һәм инглиз телләрендә барыр”, — диде ул.

Эльмир Низамов алга таба да Европада концертлар бирү теләген сөйләде. “Иң мөһиме, бу эшне башлап җибәрү”, — ди ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина,

Татар-информ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*