tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ерак Көнчыгыш татарлары В.Шәйхразиевка милли-мәдәни багланышларны көчәйтү тәкъдимен әйткән
Ерак Көнчыгыш татарлары В.Шәйхразиевка милли-мәдәни багланышларны көчәйтү тәкъдимен әйткән

Ерак Көнчыгыш татарлары В.Шәйхразиевка милли-мәдәни багланышларны көчәйтү тәкъдимен әйткән

Ерак Көнчыгыш округында эшләүче татар оешмалары вәкилләре Татарстан белән милли багланышларны көчәйтү, татар мирасын һәм телен саклау максатыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевкә мөрәҗәгать иткәннәр. Алар тәкъдимнәрен кичә аның белән очрашу вакытында җиткергәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Васил Шәйхразиев үзе сөйләде.

Ерак Көнчыгышның татар оешмалары вәкилләре белән очрашуда сүз, аерым алганда, Владивостокта мәчет төзү, Сахалинда Тукай скверын ачу, Сабан туйларын үткәрү, татарлар белән бәйле тарихи истәлекләрне барлау турында барган. Биредә татар теле укытучыларына, мәдәният хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур, диде Шәйхразиев. Мәсәлән, җирле татарлар, милли-мәдәни агартуны көчәйтү максатыннан, бирегә Татарстаннан дүртенче-бишенче курсларда укучы татар студентларын волонтер итеп юллауны үтенгәннәр. “Бу тәкъдимнәрнең барысын да тормышка ашырып була. Очрашу бик конструктив булды”, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Ул Хабаровск крае белән Татарстан арасында эшлекле килешү барлыгын искә төшерде. Васил Шәйхразиев, эчке эшләр сәясәте мәсьәләләре буенча Хабаровск крае хөкүмәт рәисенең урынбасары Виктор Василевич Марценко белән очрашып, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту максатыннан оештырылачак чаралар, уртак эшләр хакында да фикер алышуын әйтте.

Ерак Көнчыгыш округында 39 503 татар яши.

http://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*