tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әй, Мөслим, инде нишлим — сагынырмын ич мин…
Әй, Мөслим, инде нишлим — сагынырмын ич мин…

Әй, Мөслим, инде нишлим — сагынырмын ич мин…

15 мартта Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган VIII Бөтенроссия эшмәкәрләр җыены кысасында татар авыллары эшмәкәрләре белән мин дә Татарстан Республикасының Мөслим районында кунакта булдым. Районга килеп керү белән аның төзеклегенә, юлларына, чисталыгына игътибар иттем. Биредә юллар салынган, зиратлар чистартылган, су линияләре төзекләндерелгән, урамнар яктыртылган, социаль объектлары яңартылган. Боларның барысы да халык ярдәме белән башкарылган: үзара салым җыеп, дәүләттән субсидия алып, шундый зур нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Районның икътисади тармактагы уңышлары да мактауга лаек.

Мөслим районы мәйданының 85 мең гектар җирен сөрүлек җирләре били, шуның 50 мең гектары — иген басулары. Авыл хуҗалыгында җитештерүчәнлек буенча район республикада лаеклы урынны били. Бүген биредә 485 эшмәкәрлек субъекты эшләп килә. Кече эшмәкәрлек 40%ны тәшкил итә. Хезмәт хакын арттыруга да ирешкәннәр. Мөслимдә бигрәк тә кошчылык тармагы зур үсеш алган. Бирегә Иркутскидан, Калининградтан кадәр килеп, кошлар сатып алалар икән. Бүгенге көндә районда 66 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шул исәптән 54 гаилә фермасы (шулардан: сөт җитештерү буенча -20; эре мөгезле терлек симертү буенча — 5; сарык фермасы — 2; ат фермасы — 1; кошчылыкта -26). Шушы арада тагын 10 мәйданчыкта эш башлап җибәрергә планлаштырыла. Форумда катнашкан делегатлар Мөслимдә эшмәкәрлек өчен тудырылган мохитне бик югары бәяләп кайттылар.

Яшәү ямьле Мөслимдә

Мөслим районы Татарстанның көнчыгыш өлешенә — ямьле Ык буена урнашкан. Ул Актаныш, Минзәлә, Азнакай, Сарман районнары һәм Башкортстан Республикасының Бакалы районы белән чикләнә. 23 меңгә якын халыкның төп өлешен татарлар — 89,1%, руслар — 7,5%, марилар — 3,4% тәшкил итә. Райондагы 71 авыл 19 җирле үзидарә Советына берләшкән. Шуның 57се — татар, 8е — рус, 3се — рус-татар, 3 се мари авыллары. Мөслим авылының барлыкка килүе турындагы риваятьләргә караганда, иң элек бу якларга Мөслим, Мөэмин, Авзал, Әхмәт, Сәет, Булат һәм Якуп исемле 7 кеше килеп, Ык һәм Мәллә елгалары буйларының табигатен ошатып, биредә торып калалар. Араларыннан Мөслим исемлесе Ык елгасыннан уң яктарак, Вәрәш елгасы буенда, булачак Вәрәш авылы урынына туктала. Озакламый ул иркенрәк һәм уңдырышлы җир эзләп, Ык елгасының сул ягына чыгып, үзенә йорт сала. Аның янына башка кешеләр дә килеп урнашалар. Авылның исемен дә беренче килеп урнашкан кешенең исеме белән Мөслим дип атыйлар. Бу гаҗәп түгел, гадәттә авыллар исемен авыл­га беренче нигез салган кеше, яисә аның кушаматы, яки ул тирәдәге табигатькә мөнәсәбәтле исемнәр белән атаганнар.

Җирлектә рухияткә игътибар зур икәнлеге ерактан күренеп тора. Район үзәгендә һәм авылларда өч дистәдән артык мәчет, бер чиркәү эшләп килә. Спорт комплекслары, “Нептун” йөзү бассейны, һәр мәктәпнең спорт заллары эшли. Гегель Гәрәев, Марсель Вәлитов, Васил Гайфуллин, Марсель Бакиров, Флүн Мусин, Флүр Баһаутдинов, Флүс Газизов, Дания Заһидуллина кебек докторлар, академиклар, фән эшлеклеләре Мөслимнән чыкканнар. Гомере буе Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән Россиянең атказанган артисты Наил Әюпов та, Татарстан Республикасының халык артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры горурлыгы Зөфәр Харисов та анда туып-үскәннәр. Мөслим — танылган шагыйрьләр Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Абдулла Сәләхетдинов, язучы Саимә Ибраһимова, Рәдиф Гатауллин, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаиклар Фәрит Гыйль­метдинов, Факил Сафин, прозаик, драматург Фоат Садриев, Фаяз Дунайларның туган ягы. Юрий Гагаринны һәм башка космонавтларны да бөек юлга мөслимле Никон Егоров әзерләгән. Район күләмендә бик күп социаль объектларга ремонт-реконструкция эшләре үткәрелә, яңалары төзелгән. Пушкин скверы, “Кояшлы Ык” ял итү зоналары аякка баскан. Районның “Курай” паркы музыка сәнгатенә багышланган. Аңа җыр-моң символы булган “Курай” исемен бирү бик тә отышлы. Мөслим районы гербында да курайда уйнау­чы егет сурәтләнгән. Тантаналы чаралар үткәрү өчен, “Печән базары” мәйданчыгы ясал­ган.

Мәдәният йортына Мөслим данын еракларга тараткан, моңлы сандугач Зифа Басыйрова исемен биргәннәр. Зифа Басый­рова 1910 елда Мөслим авылында ике тәрәзәле өйдә тугызынчы бала булып дөньяга килгән. 1963 елның кышында сәхнә эшчәнлегенең 30 еллыгы уңаеннан махсус программа белән туган районына кайтып, Мөслимдә һәм район авылларында зур концертлар бирә. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул райондашлары белән эзлекле бәйләнештә булып, аларның хезмәт уңышларына куанып яши.

“Агромастер” җәмгыяте

«Агромастер» җитештерү компаниясе Татарстанда гына түгел, Россиядә, хәтта чит илләрдә дә билгеле. Компания 2006 елның октябрендә элеккеге “Авыл хуҗа­лыгы техникасы” берләшмәсе территориясендә оеша. Бу берләш­мәдә 1960нчы елларда беренче Президент Минтимер Шәймиев инженер буларак эшли. Ул чордагы фрезер станогы хәзер дә истәлек итеп саклана. Компанияне оештыручы, бүгенге җитәкчесе — Илгиз Исламов. Берләшмә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча Россиядә лидерлар рәтендә. Монда бөтен эш җайга салынган: уйлап табалар, ясыйлар, сыныйлар, яңалыклар кертәләр, күргәзмәләр оештыралар, сервис хезмәте башкаралар, саталар, илтеп бирәләр. Эшчеләр заманча җиһазлар да эшлиләр, лазер җайланмаларыннан файдаланалар. Күбесе югары квалификацияле белгечләр, яхшы җиһазланган көчле конструктор бюросы эшләп килә. Компаниянең төп максаты — кыйммәт булмаган, әмма чыдам, файдаланырга уңайлы булган авыл хуҗалыгы техникалары җитештерү.

Алар “Европа сыйфатын булдыру” дигән девиз белән эшлиләр. Бүген биредә заман таләпләренә туры килә торган чәчү агрегатлары җитештерәләр. Аларны Россиянең 60 төбәгендә, 25 чит ил басуларында кулланалар. 15-20 тонна йөк сыйдырышлы трактор прицеплары да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Берничә ел элек Т-360 маркалы (360 ат көченә ия) трактор җитештерә башлаганнар. Тракторга таможня советы шартларына туры китереп сертификат алынган. Тәгәрмәчле авыл хуҗалыгы тракторларын Россиядә ике генә урында ясыйлар: берсе — Петербургтагы «Киро­­вец» (К-700), икен­чесе — биредә. Волгоград трактор заводы — бөлгенлектә, Чиләбедә чылбырлыларны, карьерныйларны ясыйлар. «Ростсельмаш» чит илнекен җыя торган цехка әйләнде. Шулай итеп, татар кешесе «касимсут» дип йөртә торган «Кировец» кала да, Мөслимдә җитештерелгәннәре кала.

Компаниянең җитештерү цехларында 10 электромобиль хезмәт күрсәтә. Бу машиналар чыгымнарны 4 тапкырга киметергә ярдәм иткән. Район үзәгендә һәм бик күп авыл җирлекләрендә светодиодлы яктырткычлар урнаштырылган. Ә аларны нәкъ «Агромастер» компаниясе җитештерә икән. Бу продукция белән алар “Татар­с­тан Республикасының иң яхшы 50 инновацион идеясе” конкурсында призлы урын яулаганнар. «Безнең хәзер 10 мең гектар җир бар, бу — элеккеге колхоз биләмәләре. Фермер хуҗалыкларыбыз эшләп килә. Бүгенге көндә бездә 250 кеше хезмәт куя. «Агромастер»да уртача хезмәт хакы 40-41 мең сум, авыл хуҗалыгыныкы уртача 31-35 мең сум», — дип сөйләде Илгиз Исламов. Россиядә шушы юнәлештәге 79 завод арасында «Агромастер» җитештергән продукция күләме, продукция номенклатурасы буенча 5нче урында тора икән.

Гөлгенә белән «Фаизә»

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Гөлгенә Кәлимуллина­ның биләмәләре белән дә таныштык. Ул Татарстан Республикасы буенча эшләп килүче “Фермерларга башлангыч ярдәм” грант программасында катнашып, 3 млн. сум күләмендә грант откан. Шул суммага үзенең 1,5 млн сумын да өстәп, ферма төзегән, 50 баш “Герефорт” токымлы үгез бозаулар сатып алган. «Бу токымның көнлек үсеше 1000 граммга кадәр җитә», — ди эшмәкәр.

Фаит Шәймурзин җитәкләгән «Фаизә» кооперативы алты ел дәвамында сөт җыю һәм аны суытып, фильтрлап, эшкәртү заводларына озату белән шөгыльләнгән. Кооператив эшчәнлеген киңәйткән. Бүген аңа Мөслим, Сарман, Әлмәт, Минзәлә районнарыннан һәм күрше Башкортстан республикасы хуҗалыкларыннан китерәләр икән сөтне.
2017 елда сафка бас­тырылган Тойгелде авылы мини-сөт эшкәртү заводында да булдык. Заводка килгән сөтнең 12 тоннасыннан ак май, эремчек, ряженка, икешәр төрле кефир һәм катык, сыр эшләнә. Җитештерелгән продуктлар Мөслимдәге сәүдә нокталарына һәм Яр Чаллы шәһәренең “Чаллы икмәге” кибетләренә озатыла. 50-55 тонна сөт, суытылып, чистартылып, Пермь шәһәренең “Кунгурмолком”, Удмуртиянең “Увамолоко” сөт комбинатларына җибәрелә.

Мөслим районы башлыгы Рамил Муллинның үзенең туган җире турында яратып сөйләве, район турында һәр санны, һәр фактны яттан белүе шаккатырды. Район башлыгыннан автограф алганнарын күргәнем юк иде, катнашучылар бар да аның ягына агылды. Биш ел эшләү дәверендә үзенең командасы белән районны танымаслык иткән ул. Мәкаләмнең исеме Илһам ага Шакиров яратып җырлый торган җырдан. Чыннан да, сагынып кире кайтырлык бу яклар! Татарстанның көнчыгышында җәй­рәп яткан Мөслимгә, Ык буйларына, монда яшәүче тырыш, уңган талант­лы халыкның ихлас күңелле, кунакчыллыгына сокланып кайттым.

Рәфилә Рәсүлева,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*