tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Глазовта – беренче мәчет
Глазовта – беренче мәчет

Глазовта – беренче мәчет

Глазов шәһәрендә тарихи вакыйга – биредә беренче мәчет ачылды. Шәһәрдә татарлар күпләп яшәсә дә, моңа кадәр дин кардәшләребезгә җомга һәм гает намазларына Кистемгә, 20 чакрым ераклыктагы Кече Парҗы авылына йөрергә туры килә. Ниһаять, Глазовта да Аллаһ йорты салуга ирештеләр милләттәшләребез.

2010 елда алынган халык исәбе буенча Глазовта 5066 татар һәм 97 башкорт яши. Тарихи документлар буенча, 1678 елда шәһәргә нигез салган 12 гаилә арасында Усей Девятьяров дигән татар да булган. Ә татарлар саны иң күп булган вакыт 1940нчы елга туры килә. Милләттәшләребез биредә актив булсалар да, шәһәрдә мәчет салу турында хыялларын тормышка ашыру эшенә бары 2010 елны гына керешәләр. 22 декабрьдә төзелеш рәсми төстә башлана.

Мәчет халык көче белән салына. Иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе — “Глазов заводлары” директоры Кәрим Фәттах улы Касимов. Ул мәчет төзелеше буенча попечительләр Советы рәисе буларак, төзелеш барышы турында тәфсилләп сөйләде. “Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән “Чүпче механика заводы”ның элеккеге директоры Владимир Котреховка, хәзерге генераль директор Денис Анищукка, “Глазов дормостстрой” идарә директоры Рәшид Тютинга, Удмуртия Республикасы Башлыгы һәм Хөкүмәте хакимиятенең элеккеге хезмәткәре Рәшид Касимовка, Татар Парҗы авылы имамы Сәлим Касимовка, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшинга, Касимов Рәшид Нәҗип улына, Зөфәр хәзрәт Сабрековка, Нурислам хәзрәт Касимовка һәм ярдәм иткән һәр кешегә зур рәхмәт!” – диде ул. Удмуртиянең беренче Президенты, инде мәрхүм Александр Волковны да (үз вакытында 1 млн сум акча биргән) зурлап искә алды.

Глазов мәчете имамы Дамир хәзрәт Әхмәтов үз чыгышында: “Коръәндә: “Ий, мөэминнәр, әгәр сез Аллаһ дине –Исламга ярдәм бирсәгез, Аллаһ сезгә дошманыгыз өстенә ярдәм бирер, вә Ислам динендә хак юлда таза торуда аякларыгызны нык беркетер”, — дип әйтелә. Аллаһка шөкер, без бүген үз эшләре, киңәшләре белән көчләрен керткән кешеләр ярдәме белән төзелгән Глазов мәчетен ачабыз. Тик мәчетне төзү һәм ачу, ул әле башы гына. Мәчет ул “тән” булса, аның “җан”ы – мөселманнар. Җәмәгать намазларында, гаетләрдә катнашып, якшәмбе мәктәпләрендә белем алып, без иман йортын җанландырып торабыз. Болар берсе дә булмаса, мәчет гади бина гына булып торачак. Шуңа күрә, дин кардәшләребез, без сезне мәчетебезгә чакырабыз, мәхәллә тормышында актив катнашырга өндибез”, — диде.

Тантанага җыелган халыкның күплегенә таң калырлык иде бу көнне. Иртәдән бирле коеп явып торган яңгыр да бәйрәм вакытында туктап торды. Бу Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен, Аның рәхмәтен исбатлый. Мәчетне ачуда катнашкан дәрәҗәле кунаклар арасында Глазов шәһәре башлыгы Сергей Коновалов, Удмуртия республикасының милли сәясәт министрлыгы белгече Михаил Степин, Удмуртия мөфтие Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртиянең төньяк районнары мөхтәсибе Илмир Касимов, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Илсур Миңнемуллин, республиканың төрле шәһәр-районнарыннан җыелган имамнар катнашты.

“Бүген Глазов елъязмасына яңа этап – шәһәр тарихында беренче мәчет ачылу кертелде. Бу матур бина Глазов һәм Удмуртия мөселманнарының уртак тырышлыгы белән төзелде. Попечительләр советын Глазовның Мактаулы гражданины Кәрим Касимов җитәкләде. Катнашы булган һәр кешенең көченнән килгәнчә ярдәм итүләре зур нәтиҗәгә – Глазов мәчетенең инде хәзер үк рухи һәм мәдәни тормыш үзәгенә әверелүенә китерде. Хөрмәтле Фаиз хәзрәт, Зөфәр хәзрәт һәм Дамир хәзрәт, Глазов мәчетенә йөрүчеләр, чакыруыгыз өчен рәхмәт! Бүгенге бәйрәмне сезнең белән бүлешүгә чын күңелдән шатмын”, — дип, дин кардәшләребезне бәйрәм белән котлады Сергей Коновалов.

Котлауларга Фаиз хәзрәт тә кушылды. “Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән Удмуртиянең күп кенә шәһәрләрендә инде күп еллар мәчетләр эшләп килә. Бу бик зур бәхет, чөнки кешеләр анда йөри, дога кылалар, хәйрия проектларында катнашалар, ата-бабаларыбызның гореф-га­дәтләренә якынаялар. Без Удмуртиянең иң төньяк шәһәрендә дә мәчет ачылуына шат. Бу шәһәрдә мөселманнар аз түгел! Ислам — ул Удмуртия Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә яшәүче күп кенә халыклар өчен традицион дин. Аларның телләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен, ышанычларын саклау — бу хәзерге буын вәкилләренең изге бурычы. Мин Глазов шәһәре мәчете Удмуртия мөселман халыклары мәдәнияте белән танышу, республикада милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне үстерү өчен менә дигән урын булыр дип ышанам. Форсаттан файдаланып, Глазовтагы мәчет төзелешенә катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Гыйбадәтханә бер көндә генә төзелмәде. 2010 елдан бирле мәчет төзелешенә эре предприятиеләр дә, гади кешеләр дә җәлеп ителде. Алар арасында төрле яшьтәге, төрле төбәкләрдән булган төрле милләт вәкилләре бар. Шуңа күрә, мәчет чынлап та халыкныкы! Ә ата-бабаларыбызның мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә сакчыл караган, гыйбадәтханәләрне һәм мәчетләрне торгызган, гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшырган халык мактауга лаек”, — диде ул.

Рәмзия Габбасова үзенең тәбрикләвендә милләтне милләт буларак телебез һәм динебез генә саклавына басым ясады. Әлеге мәчет төзелешенә әйтеп бетергесез өлеш керткән Кәрим Касимовка чиксез рәхмәтләрен белдерде. “Аның кебек кешеләр булганда, телебезнең дә, динебезнең дә киләчәге бар. Кәрим Фәттах улы узган атнада гына “Туган авыл” фестивален зурлап уздырды. Атна саен әлеге мәчеткә килә торган 100 газетаны да ул яздыра. Хөрмәтле милләттәшләребез, һәрберегез мәчеткә йөрсәгез, “Яңарыш” газетасын хәләл акчагызга яздырып алсагыз, телебезне, динебезне саклауга үзегездән өлеш кертер идегез. Әйдәгез, бердәм һәм бергә булыйк”, — диде.

Котлаулардан соң мәчеткә тәкбир әйтеп кереп, җәмәгать белән намаз укыдылар. Балалар өчен дә күркәм бәйрәм оештырыл-ган иде. Сабыйлар Коръәннән аятьләр, догалар уку конкурсларында катнашып, үз белемнәрен сынадылар. Аларның берсе дә бүләксез калмады. Бәйрәм табыны да зурлап әзерләнгән иде.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*