tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халкына якты киләчәк
Халкына якты киләчәк

Халкына якты киләчәк

Милләтпәрвәр, Башкортстанның “Берлек” татар оешмасы җитәкчесе Әлфир Сакаевка 80 яшь тулган булыр иде

Гомеренең күп өлешен сәүдәдә, сәнәгатьтә эшләүгә багышласа да, узган гасырның 90нчы елларында милли хәрәкәткә тартыла ул. Моны морзалык тамырлары чагылышы дип кабул итү дөрестер.

Очраклы очрашу сәбәпче була моңа. Татар морзаларын җыеп үткәрелгән беренче зур чарада катнаша. Шунда Сәет Еникеев Сакаевларның морзалар нәселеннән булуын әйтеп, аны нәсел дәвамчысы итеп таныта. Шунда Әлфир Сакаевның күңелендә горурлык хисе белән бергә, милләт, аның киләчәге өчен җаваплылык арта.

Әлфир Зиннәтулла улы “Берлек” оешмасын җитәкләде. Аңа кадәр, 1998 елда “Мирас” татар оешмасына нигез салган иде.Нәкъ шул чорда халкыбызның йөзек кашы булган күп күренекле шәхесләр, милли батырлар, рухи хәзинәләр турындагы язмалары матбугатта дөнья күрде. Ә аның Татарстаннан татар телендә китаплар кайтаруда, татар әдипләре музейларына сәяхәтләр оештыруда башлап йөрүе!

“Милләтнең тамырлары авылда булуын онытырга ярамый. Тел һәм гореф-гадәтләр, башлыча, авылда саклана. Авыл кешесе туган якның, туган туфракның, ата-ана нигезенең нинди зур әһәмияткә ия булуын яхшы аңлый. Шуңа да авылларны сакларга кирәк”, – дип әйтә иде ул.

Казанда үткән Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитеты утырышында Башкортстанның “Берлек” оешмасы рәисе Әлфир Сакаев республика татар иҗтимагый оешмаларында актив эшчәнлеге өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан ”Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнде.

Тынгысыз җанлы милләттәшебез гомеренең соңгы көненә кадәр җимешле эшчәнлек алып барды. “Мирас” һәм “Берлек”не җитәкләгәндә төрле авылларда, мәктәпләрдә, шәһәрләрдә булды, Казан белән даими элемтәдә торды. Кылган изге эшләре белән үзенә һәйкәл куйды.

Әлфир Зиннәтулла улы изге уй-ниятләр белән яшәде, киләчәккә планнары зур иде. Ни кызганыч, 2018 елның 19 маенда хөрмәтле шәхеснең йөрәге тибүдән туктады.Безнең бурыч – ул башлаган эшне дәвам итү.

Дамир ШӘРӘФИЕВ,

Башкортстан “Мирас” татар милли-мәдәни үзәге идарәсе рәисе.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*