tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ханты-Манси автономия округында тагын бер мәчет төзи башлаячаклар
Ханты-Манси автономия округында тагын бер мәчет төзи башлаячаклар

Ханты-Манси автономия округында тагын бер мәчет төзи башлаячаклар

Тиздән Ханты-Манси автономия округында тагын бер мәчет барлыкка киләчәк. 16 ноябрь көнне Нягань шәһәрендә мәчет төзелешен башлау нигезләмәсенә кул куелды. Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген ХМАО-ының һәрбер шәһәрендә сокланырга мөмкин.

Чыннан да, мәчетләребез күзләребезне куандырып, күңелләребезне тынычландырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы, иман юлына туры юл күрсәтүче аллаһ йортлары. Әлеге мәчет төзелешен башлап йөрүче милләттәшләремә ходай тәгалә сәламәтлек, тыныч тормыш насыйп итсен !

Гөлчәчәк Фәтхулова,ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*