tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хельсинкидагы өлкән татар кешесе Сәрви Хәмидуллага 95 яшь тулган
Хельсинкидагы өлкән татар кешесе Сәрви Хәмидуллага 95 яшь тулган

Хельсинкидагы өлкән татар кешесе Сәрви Хәмидуллага 95 яшь тулган

Хельсинкида яшәүче өлкән буын татарларыннан булган Сәрви ханым Хәмидуллага 95 яшь тулган. Бу хакта Финляндия мөселман җәмгыяте имамы Рамил хәзрәт Беляев хәбәр итте.

«Сәрви апа үзенең 95 яшьлек юбилеен үткәрде. Хельсинкида аннан да өлкәнрәк татарлар бар, Аллага шөкер. Ул әле дә сау-сәламәт, үз аңында, акылында, бүгенгәчә рәхәтләнеп үз туган телендә – татарча сөйләшә. Тамырлары – Түбән Новгород якларыннан, балачактан ук Хельсинкида үскән.

Аны ихлас күңелдән котлыйм, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Бөек Раббым алга таба да матур көннәр насыйп итсен», – диде ул.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*