tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәрәкәттә бәрәкәт: Мәскәү яшьләре төп вакыйгага әзерләнә
Хәрәкәттә бәрәкәт: Мәскәү яшьләре төп вакыйгага әзерләнә

Хәрәкәттә бәрәкәт: Мәскәү яшьләре төп вакыйгага әзерләнә

2019 елның 21 сентябрендә  Мәскәүдә  Татар яшьләре көне һәм «Хөрәкәт» проектлар бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Быел бу чараның юбилее булачак һәм бу уңайдан “Хәрәкәт”тә катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнә.

Мәгълүм булганча, “Хәрәкәт” премиясен тапшыру тантанасы – Мәскәүдә татар яшьләренең иң төп чарасы. Биредә иң яхшы татар проектлары билгеләп үтелә.

Ел саен үткәрелә торган “Хәрәкәт” конкурсының оештыручысы – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Яшьләр Советы.

Беренче тапкыр «Хәрәкәт» проекты 2014 елда тормышка ашырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*