tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хезмәтләрен хөрмәтләп!
Хезмәтләрен хөрмәтләп!

Хезмәтләрен хөрмәтләп!

Сургут күпмилләтле шәһәр! Биредә 100 дән дә артык милләт яши. Шуның сан ягыннан 45 меңгә якыны, иҗтимагый оешмалар арасында иң активы, иң беренчеләр рәтендә барганы Татарлар. Яшерен түгел, үз халкына хезмәт иткәннәре бармак белән генә санарлык…

Бөтендөнья татар конгрессы милләттәшләрне, дусларны зурлады! Без бик шат! Әфәрин! Бу юлысы кемнәр Мактауга лаек соң?!Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара Берлеге медале белән, Рәсәй энциклопедик гыйлемнәр академиясе хакыйкый әгъзасы, Ханты-Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәр докторы, галим, 70тән артык фәнни эшләр тупланган китап авторы,үз гомеренең 31 елын милләтенә багышлаган Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов, шулай ук күкрәк медале белән шәһәребезнең иң күренекле, абруйлы шәхесе, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Ульбеков Рафаил Алиевич бүләкләнде. Рәхмәт хатлары белән, спорт ярышларында гел беренчелекне яулап барган, гер күтәрү буенча спортсмен егет, Ильшат Нәгыйм улы Исламов, Ханты – Манси – Югра автономияле округы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Саматов Таһир Габделхак улы, сәркатиб, совет әгъзасы, Вәлиева Гөлсинә Фәрит кызы бүләкләнде. Котлыйбыз, егетләр – кызлар!

БТК иҗтимагый берләшмәләренең Халыкара Берлеге рәисе Ринат Зиннур улы Закиров:

Хөрмәтле милләттәшләребез!
Милләтебез алдындагы олы хезмәтләрегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана!

Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте

Гөлчәчәк Фәтхуллова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*