tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Пенәгәр сабантуе яңгырдан курыкмый
Иске Пенәгәр сабантуе яңгырдан курыкмый

Иске Пенәгәр сабантуе яңгырдан курыкмый

Елдагыдан соңлап булса да, 28 июльдә Иске Пенәгәрдә сабантуй гөрләп узды. Бөтен кеше өчен ул зур бер бәйрәм, әмма, һәркем аны үз мәшәкатьләре белән каршы ала, уздыра һәм озата. Бу турыда Иске Пенәгәр авыл хакимияте башлыгы Минсәрия ханым Фәләхиева белән сөйләшеп алыйк. – Сабантуй көнне Пенәгәргә давыллап яңгыр килми калмый, шуңа күрә мәйдан үткәрелә торган җиргә басу юлы гына булу шактый кыенлыклар тудыра. Быел үзара салым акчасына сабантуй җиренә авылдан менә торган юлга вакташ салдык, бөя бөядек. Юлы да, бөясе дә бик кирәк иде. Әзерлек эшләре шуннан башланды дип әйтергә була. Иң зур мәшәкатьләр, әлбәттә, аны оештыручылар өстендә. Без, авыл хакимияте, мәдәният хезмәткәрләре моны үз эшебез дип кабул итсәк, үз теләкләре белән булышып йөрүчеләр булу күңелләрне үстерә. Быел сөлге җыюда төбәктә ветераннар белән эшләүне әйдәп баручы Люция апа Ибатуллинаның ярдәме зур булды, балалар, яшьләр катнашты. Берничә ел дәверендә Сабантуй бәйрәмен уткәрергә ярдәм итучеләрдән, чиксез рәхмәт белдереп, санап китәргә теләгәннәр арасында: Мансур Файзрахманов, Фәнил Галимуллин, Расим Низамов, Фидерис Нигъмәтуллин, ул ат чабышы буенча стажлы белгеч, һәм кул көрәшен оештыручы Ильяс Зәйнуллин. Көрәш буенча баш хаким – Киров өлкәсе көрәш федерациясе президенты Хафизов Расим.

Көрәш дигәндә, авылда көрәшчеләрнең яшь буыны үсеп килә. Бу төр спорт белән алар бик теләп шөгыльләнә, тирә-юнь төбәкләрдә һәм күрше регионнарда үткәрелә торган ярышларны калдырмый диярлек катнашып киләләр, – дип белдерде Минсәрия ханым. – 50 килолы авырлыктагылар арасында батыр булып авылыбыз баласы Булат Яруллин калды. Икенче урында шулай ук Иске Пенәгәрдән Илсур Зәләлетдинов. Өченче урын пенәгәрлеләр шикелле үк көрәш белән мавыгучы малайлар авылы – Малмыж районы Иске Йөректән Хәсән Әсхәдуллин һәм дүртенчедә, Иске Пенәгәрдән Әмир Гайнанов. Яшүсмерләр олыларның үкчәсенә басып килә!

– 85 килолылар арасында Вятка Аланы егете Раил Сәлахетдинов батыр исеме яулады. Көрәшчеләр арасында данлыклы булган Муса Җәлил исемендәге турнирны откан спорт мастеры Раилгә үз авырлыгында тирә-якта тиңнәр юк дияргә була. 85 килодан артык авырлыкта Марий Эл баһадиры, көрәш буенча дөнья чемпионы Муса Гәлләмов билен бирмәде.

Быелгы бәйрәм турында шушы авылда гомер итүче Нурания ханым Галиәкбәрова фикерләре белән танышыйк:
– Озаклап көтеп алгангамы, халык бик күп җыелды. Чит җирләргә китеп яшәүче авылдашларны, күп еллар оч-
рашмаган кешеләрне дә күрергә насыйп булды. Сәүдә нокталары, бала-чагаларны үз яннарына җыйган аттракционнарның күплеге шаккаттырды. Һава шартларының кискен үзгәрүенә карамастан, бәйрәм күчерелмәде, бик җанлы башланып китте.
Бернигә дә карамый бәйрәмне оештыруга алынган авыл җирлеге башлыгы Минсәрия Фәләхиеваның, мәдәният хезмәткәрләре Мөнҗия Гатауллинаның, Ләйсән Вафинаның һәм оештыруда катнашкан башка авылдашларның зур тырышлыгын беренче караштан ук күреп була иде.

Интернеттагы социаль челтәр аша Казан җырчыларының күпләп кайтачагы турында хәбәр ирештерелде. Берара сабантуйлар сүлпәнләнеп киткән чак булды бит. Шул вакытларда бай колхозлар танылган җырчылар чакыртып сабантуйларны кабат җанландырып җибәрделәр. Ә безнең сабантуйга җан өрүче – авылдашыбыз Сирин Миннебай улы Хәсәнов. Быел Сирин, унынчы тапкыр иҗатташ дусларын җыеп кайтып, сабантуйны бер дигән итеп уздырып китте. Казан артистлары саны уннан артык иде: Данир Сабиров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Алсу-Азат Фазлыевлар, Рафил Җәләлиев һәм Илмира Гыйльфанова, Айгөл Рәхимова, Лилия Хәйруллина. Мәйданны ут яккандай гөрләтеп, дәртле итеп алып баручы Фәнил, Илшат, Флорис Вәккәсовлар инде үз авылыбыз егетләре күк тоелалар. Кичке уен да алар өстендә, авыл таңга кадәр йокламады. Әйтергә кирәк, быелгы яңгыр килде дә китте булмады, бер килгәч, китми, ул да җилли җилли авыл белән бергә бәйрәм итте.

Берьюлы шул кадәр җырчыларның, музыкантларның, алып баручыларның Пенәгәргә кайтуы авылдашыбыз Сириннең иптәшләре арасында нинди зур ихтирамга лаек икәнлеген дәлиллли. Без дә, авылдаш Сирин белән горуланабыз. Сирин һәм аның иҗатташ дусларына зур рәхмәт белдереп, эшләрендә һәм тормышларында уңышлар телибез.

Нурания ханым быел Иске Пенәгәрдә көрәштә бер кыз да катнашты диде. Марий Эл Республикасыннан килгән кызны көрәшче егет бары тик очколар ярдәмендә генә җиңә алган. Авыл башлыгы сабантуйны оештыруда катнашкан бар кешегә рәхмәтен әйтте. Аерым рәхмәт Киров өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе Равил Нургалеевка.

Шәмсия ХӘЛИМОВА

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*