tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Искер» тарихи-мемориаль комплексында яңа мәчеткә ярымай куелды
«Искер» тарихи-мемориаль комплексында яңа мәчеткә ярымай куелды

«Искер» тарихи-мемориаль комплексында яңа мәчеткә ярымай куелды

21 март көнне Төмән өлкәсе Тобольск районында «Искер-шәһәр» тарихи-мемориаль комплексында яңа мәчеткә ярымай куелган. Ике манаралы, бер гөмбәзле мәчетнең фундаменты 2014 елда салынган була. Бу хакта «Мирас» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Луиза Шәмсетдинова «Фейсбук» челтәрендә хәбәр итә.

Онлайн мөрәҗәгате аша ул Искерне саклап калу, торгызуга өлеш керткән барлык шәхесләргә рәхмәтен җиткерә. «400 елдан соң Искер мәчете яңадан балкыды. Гасырлар буе хезмәт итсен иде», — дигән теләген җиткерә. «Бәхет, уңыш тынычлыкны ярата диләр, шуңа ярымай куелуны тантаналы итеп уздырмадык», — диде Луиза Шәмсетдинова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул 2000 еллар башында, эшчәнлеген башлаганда, дәүләт ярдәме булмаганын искәртте. Шул авыр вакытларда тарихи урыннарны саклап калуны үз өстенә алганын билгеләп үтте. «Бик авыр вакытларда да мин „Киләчәгебез бар“, „Халык бердәм“ дигән мәкаләләр язган идем», — диде Луиза Шәмсетдинова.

«Проект авторы мин үзем, үземә теләктәш инвестор да таптым. Дамир Ибраһимов финанслауны үз җилкәсенә алды. Эшне башлаганда, безгә төрле яклап басым булды. Төмән өлкәсе дин әһелләре дә безне аңламады. Комиссияләр дә булды. Авырлыклар артта калды, максат куйган идек, шуңа ирештек, Аллаһы Тәгалә ярдәм иттте, ул да шулай теләгән, димәк», — диде.

Ул халыкның яхшы сүзләре, изге теләкләре канатландырып торганын әйтте. «Илдә коронавирус, тыюлар булганда, шушы вакыйга бер рухи күтәрелеш бирә. Менә ике көн шалтыраталар, хәтта „яктылык, өмет бирәсез“ дип елаучылар да бар. Бу рухи чисталык символы, без дөньяны изге эшләр белән коткара алачакбыз, без моны аңлыйбыз. Без дөрес юлда», — диде.

  • Искер шәһәре Тобольскидан 18 чакрым ераклыкта Иртыш елгасы буенда XV–XVI гасырларда хәрби ныгытма буларак барлыкка килә. 1495 елларда ул Себер ханлыгының башкаласына әйләнә. Әмма 1582 елның октябрендә Искерне Ермак гәскәре басып ала, шәһәр талана һәм тора-бара тулысынча диярлек җимерелә. Искер XV гасыр азагыннан XVI гасыр башына кадәр Себер ханлыгы башкаласы булган.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*