tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Италиядә яшәүче милләттәшебез: “Карантиннан бик акрын чыгабыз”
Италиядә яшәүче милләттәшебез: “Карантиннан бик акрын чыгабыз”

Италиядә яшәүче милләттәшебез: “Карантиннан бик акрын чыгабыз”

Иртәгәдән Россия халкы акрынлап үзизоляциядән чыга башлаячак. Смс-пропусклар алырга кирәк булмаячак, балалар бакчалары эшли башлаячак. Италиядә карантин бездән алданрак – 11 мартта кертелгән иде. Анда халык, ике ай өйләрендә утыргач, акрын гына эшкә чыга башлады. Карантиннан соң тормыш ничек үзгәргән? Бу хакта без Италияның Джулианова шәһәрендә яшәүче милләттәшебез Динә Фирминидан сорап белдек.  

— Карантин вакытында без бөтенләй өйдән чыкмадык диярлек. Бу мәсьәләдә полиция бик катгый контрольдә тотты. Кибеткә дә бик сирәк, бөтен саклану чараларын гына кулланып чыктык. Апрель ахырында карантин бераз гына “йомшарды”. 4 майдан тест режимында икенче этап башланды. Ул ныклап торып 18 майдан кертеләчәк. Моны авыручылар саны артырмы-юкмы икәнлеген тикшерү өчен эшләделәр. Бу көннәрдә 4 млн кеше эшкә чыкты. Кайбер тармаклар мәсәлән, фабрикалар, эшли башлады. Урамда җәмәгать транспорты хәрәкәте кузгалды. Анда да тиешле дистанция сакланырга тиеш. Моның өчен махсус сызыклар сызылды. Кибетләрдә битлекләр һәм пирчәткәләр белән генә керергә рөхсәт ителә. Кибет хуҗалары да халыкка әлеге кирәк-яракларны тәкъдим итәргә тиеш. Күпме кешегә керергә рөхсәт ителү биналарның зурлыгына карап билгеләнелә. Әгәр тиешле таләпләр үтәлмәсә, хуҗаларына штраф салына. Урамда йөргәндә ара сакланылса, саклану чараларыннан файдаланмасаң да була. Ләкин өйдән барыбер битлексез чыгарга ярамый. Хәзер мәет белән хушлашырга килүчеләр 15 кешедән дә артып китмәскә тиешлеген әйтәләр. Моңа кадәр бу бөтенләй рөхсәт ителми иде. Җирләүләр туганнарсыз, онлайн гына узды. Бу көннәрдә ресторан һәм кафеларга да эшләргә рөхсәт иттеләр. Ләкин алар ризыкларны өйгә генә китереп бирә. Моңа кадәр бер генә туклану урыны да эшләмәде. Кыскасы, Италия карантиннан, бик сак, озаклап кына чыга, – ди ул.

Моңа кадәр урамга чыкмаган халык, акрын гына саф һава суларга чыгып йөри башлаганлыгын да әйтте милләттәшебез.

— Мин хәзер тыныч күңел белән урамга чыга һәм өемнән ераккарак китә алам. Пляжларны чистарта башладылар. Йөгерергә чыгучылар, машиналар, велосипедларда йөрүчеләр артты. Ләкин кунакка йөрешергә ярамый. Бары тик бик якын туганнарга гына барырга ярый. Шулай ук кияү белән киләш тә очраша ала. Моннан тыш, поздлар да йөри башлады. Димәк, төбәкләр арасында йөрергә ярый дигән сүз. Анда да температураны, битлек-пирчәткәләрнең булу-булмавын тикшерәләр, – ди ул.  

Динә әйтүенчә, бизнес Италиядә дә бик зур зыян күргән.

— Аеруча кече эшмәкәрлеккә бик авыр. Дәүләт аларны арендага биреп торучылардан берничек тә якламый,– ди ул. –  Булган ярдәм дә бик аз. Салым һәм ипотека түләүләрен кичектереп тору мөмкинлеген бирделәр. Моннан тыш, аларга аена 600 евро бирәләр. Әлеге акчаларның яртысы аренда түләве өчен китә. Килешү буенча эшләүчеләргә бу мәсьәләдә җиңелрәк. Алар, өйдә утырган көннәр өчен хезмәт хакының билгеле бер процентын ала. Эшсезләргә 180 евро түлиләр. Аз булса да, ризык сатып алырга җитә. Эш бирүчеләргә кешеләрне эштән азат итү тыела.

Италия халкы сәяхәт итәргә бик ярата. Шуңа күрә алар төбәкләр арасында иркен сәяхәт итеп булуын бик көткән.  

— Әлегә туристлык төбәкләр арасында гына рөхсәт ителә. Әгәр барысы да яхшы булса, чикләрне дә ачарлар. Италиядә яшәүчеләр өчен отпуск – бик мөһим. Алар сәяхәт итәргә бик ярата. Шуңа күрә ике ай өйдә утыруга карамастан, аларга ялларын барыбер бирәчәкләрдер дип уйлыйм. Иң бай төбәкләр илнең төньякгында урнашкан. Шуңа күрә бездә гадәттә Римнан килеп ял итәләр. Ә алар ял итәргә бик ярата һәм моның өчен күп акча тота.. Шуңа күрә бизнес аларны көтә. Июль, августта халык йортларын арендага биреп торып, акча эшли торган иде. Быел да шуңа өметләнәләр, – ди Италиядә яшәүче Динә.

Зөһрә Садыйкова
https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*