tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театры “Идел-йорт” бәйгесендә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды
Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театры  “Идел-йорт” бәйгесендә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды

Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театры “Идел-йорт” бәйгесендә III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды

21 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Казан шәһәре «Юность» мәдәният сарае һәм Мирный бистәсе мәдәният йорты сәхнәләрендә Шамил Закиров исемендәге XIX Бөтенроссия «Идел-йорт» татар театрлары бәйгесе узды. Конкурста Россиянең 10 төбәгеннән 12 театр коллективы катнашты. Без, Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театры, 22 ноябрь көнне чыгыш ясадык.

Бәйгенең жюри составына РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстан Республикасы халык артисткасы Луара Шакирҗанова, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры баш рәссамы Ленар Гыйльметдинов, күренекле татар язучысы, драматург Рәдиф Сәгъдиев, рес­публика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Гали Габдрахманов, режиссер, респу­блика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре Рифат Миндубаев керде.

9 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсендә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Ижау шәһәренең “Чулпан” үзешчән театры Наил Гаетбай әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Аты барның — дәрте бар” спектакле өчен III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Театр юнәлешендә 2011 елдан бирле эшләп киләбез. “Идел-йорт” бәйгесендә алтынчы тапкыр катнашабыз.

Бәйгедә тәҗрибәләр туплыйбыз, иҗат канатларыбыз ныгый. Профессиональ режиссерлар куйган спектакльләр арасында безнең спектакльне югары бәяләүләре яңадан җиң сызганып эшләргә рух бирде. Бик күп еллар сәхнәдә чыгыш ясауга карамастан, бу юлы сәхнәгә дипломны, бүләкләрне алырга чыкканда тез буыннарым калтырады, дулкынландым. Бу — безнең үзешчән артистларның, спектакль сәхнәләштерергә ярдәм иткән милләттәшләребезнең тырышлыгы нәтиҗәсе. Зур рәхмәт барыгызга да! Бәйгене оештырган Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Респуб­ликасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автомиясе канаты астында эшлибез икән, бу җиңүләребезнең соңгысы булмас дип ышанам!

Рәфилә Рәсүлева
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*