tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау татарлары спектакльләр карарга ярата
Ижау татарлары спектакльләр карарга ярата

Ижау татарлары спектакльләр карарга ярата

Татар бистәсендә урнашкан “Спартак” халык иҗаты йорты каршында эшләп килүче “Бәхет” ансамбле моңа кадәр дә концертларына театральләштерелгән күренешләр кертә иде. Быел Россиядэ театр елы икәнен дә исәпкә алып, үзешчәннәр тулы канлы әсәр – Р. Жиһаншинаның “Улларым” пьесасын сәхнәгә куйды.

Ретро-жырлар белән үрелеп барган спектакльне тамашачылар яратып кабул итте. Соңгы елларда Ижау татарлары, гомумән, спектакльләргә зал тутырып килә, премьераларны көтеп алалар. Артистлар “Улларым” спектаклен Җиңү бәйрәме уңаеннан, май аенда кабатлап күрсәтергә җыена.

Фәнзилә Салихова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*