tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижау яшьләре киләчәккә планнар корды
Ижау яшьләре киләчәккә планнар корды

Ижау яшьләре киләчәккә планнар корды

“Иман” татар яшьләре берлеге активистлары, чираттагы утырышларын уздырган. Узган елга нәтиҗә ясаган, киләчәккә эш планы, яңа проектлар турында фикер алышкан.

“Бу юлы очрашуга Мәскәү татарлары штабыннан кунак – Лилия Гаделшина килгән иде. Ул үзе тумышы белән Ижаудан. Лилия безнең утырышның ничек узуы, “Иман” татар яшьләре берлегенең эше турында ютубтагы каналларына видеотапшыру ясады.
Сентябрь анда старт алачак проектларыбызның берсе – “Тел бел” татар телен өйрәнү курслары. Аны уздыра алуыбызга бик ышанам. Курслар Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк. Укытучылар — үзебезнең “Иман” татар яшьләре активистлары – Раилә Хөснуллина һәм Илзинә Миннебаева. Кызлар туган телне яхшы беләләр. Беренче дәрес 16 сентябрьдә Халык­лар дуслыгы йортында узды. Кушылырга теләүчеләр безгә https://vk.com/iman_izhevsk сылтамасы аша мөрәҗәгать итә алалар. Шулай ук без социаль челтәрләрдә онлайн флешмоб башлап җибәрдек. Катнашырга теләүчеләр үзләренең шәхси битләрендә төрле фотосурәтләр куеп, аларга татар телендә аңлатма бирергә һәм #татарчачелтэр #стм_иман хеш-тэгы белән тамгаларга тиеш.
Без чәкчәк бәйрәме, татарча “Мафия”, волейбол уеннарын, туган телдә фильм карау кичен, “Иман” татар яшьләре берлегенең туган көнен һәм башка бик күп төрле чаралар уздырырга телибез. Тик әлегә, коронавирус аркасында нинди чараларның кайчан үтәчәге төгәл билгеле түгел. Без барлык проектларыбызны да тормышка ашыра алырбыз дип уйлыйм”, – ди “Иман” татар яшьләре берлеге активисты Диана Йосыфкулова.

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*