tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда милли көрәш федерациясе барлыкка килде
Ижауда милли көрәш федерациясе барлыкка килде

Ижауда милли көрәш федерациясе барлыкка килде

Бу хакта агымдагы елда Фаиз хәзрәт тәкъдиме һәм ярдәме белән оешкан федерациянең җитәкчесе Илнур Илфат улы Рамазанов хәбәр итте. Ә әлегә без милли көрәшне  Сабан туе бәйрәмнәрендә генә күрәбез. Көрәш башландымы, бар халык сәхнәдә барган җыр-биюне калдырып, көрәш мәйданына ашыга. “Җыр-бию тансык түгел, аны кайчан да тыңларга, карарга була. Ә менә көрәәәш!”,  – ди алар.

Милли көрәш федерациясе үз эшен Ижау шәһәренең Азин урамында урнашкан Җәмигъ мәчете карамагындагы спорт залында алып барачак. Бүгенге көндә оешма рәсми яктан теркәлгән, тиешле кәгазьләр әзер. Әлегә кемнәр тренер буласы хәл ителә.

Милли көрәш дәресләре бирүне  киләсе уку елыннан башлап җибәрергә ниятлиләр.  Илнур Рамазанов: “ Бүгенге көндә бу юнәлештә эш башлап җибәрү бик мөһим. Республикада федерация булмагач, яшь буын  республикабыз исеменнән  Россия күләмендә уза торган милли көрәш бәйгеләрендә катнаша алмыйлар. Көрәш серләрен өйрәтү дәресләренә башлангыч сыныф укучыларын туплау күздә тотыла.  Әлбәттә, республикабызда оста көрәшчеләр үстерү өчен вакыт таләп ителә. Бүгенге көндә әзерлекле балалар юк, әмма башланган эш – беткән эш. Оештыручыларга изге сәгатьтә диясе генә кала.

Эльвира Нигъмәтҗанова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*