tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда #ТелБел проекты гамәлгә ашырыла башлады
Ижауда #ТелБел проекты гамәлгә ашырыла башлады

Ижауда #ТелБел проекты гамәлгә ашырыла башлады

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге #ТелБел дип исемләнгән яңа проект башлап җибәргән. Формаль булмаган мохиттә Ижау яшьләре татар телен үзләштерәчәк. Әмма, оештыручылар сүзләренчә,  бу гадәти курслар гына булмаячак. Телне заманча җиңел итеп өйрәтергә җыеналар. Яшьләрне җәлеп итү өчен шундый формат кирәк дип саный алар. Шуңа күрә бу проектны аралашу клубы буларак тәкъдим итәләр.

Безнең шәһәрдә күпләр татар теле курслары белән кызыксына. Андый курслар бар да иде. Аларны татар теле укытучысы алып бара иде. Әмма инде шактый вакыт бу курслар эшләми. Ә ихтыяҗ бар. Казанга сәфәрләрнең берсендә миңа Николай Валентинович Максимов үткәргән мастер-класска эләгү насыйп булды. Мине аның туган телне өйрәтү методикасы илһамландырды. Һәм без үзебезнең татар теле “курс”ларын эшләтеп җибәрергә карар кылдык, – дип сөйли “Иман” оешмасы рәисе Гүзәлия Кашапова.

#ТелБел проектының максаты – грамматик яктан катлаулы итмичә, егет һәм кызларны татар телен аңларга, аралашырга өйрәтү. Дәресләр интерактив уен форматында оештырыла. Яшьләр татарча аралашачак, аннары тәрҗемә тәкъдим ителәчәк. “Дәрес”ләр чәй эчү белән үрелеп барачак.

Кичә аралашу клубының беренче җыелышы узган. Проектта 18-30 яшьләрдәге кешеләр катнаша ала. Дәресләр атнага бер тапкыр узар дип ниятләнә.

Җыелышка 3 яңа кеше килде. Һәм безнең өчен иң мөһиме – бу кешеләр оешмабыз идеяләре белән кызыксынып китте. Алар безнең белән башка юнәлешләрдә дә эшләргә әзер, – ди Гүзәлия Кашапова.

Удмуртиянең “Иман” яшьләр оешмасы инде 24 ел дәвамында эшли. Эш дәверендә күп кенә проектлар гамәлгә ашырылган һәм бүген дә алар дәвам иттерелә. Оешма әгъзасы булып 30 кеше тора. Әмма активистлар бик күп – республика буйлап 400ләп кеше

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*