tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Капитан, елмаегыз!”
“Капитан, елмаегыз!”

“Капитан, елмаегыз!”

Хәрби-диңгез флотының су асты көймәсендә озак еллар хезмәт иткән беренче ранг капитаны Рамил Биктимеров белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

– Рамил Фәһимо­вич, Сезнең хезмәт юлы – соклангыч. Үзегез турында сөй­ләгез әле?

– Мин Чишмә районы үзәгендә игенче гаиләсендә туганмын. Гаиләдә дүрт бала үстек. Әти-әни икесе дә 1937 елгылар, тәүдә казах далаларында чирәм күтәрүдә фидакарь эшлә­гәннәр. Әти – Ленин ордены, әни “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнгәннәр. Әтиемнең, абый белән мине авыл хуҗалыгы институтына укырга кертергә хыялы бар иде.

– Ә үзегезнең кем буласыгыз килде?

– Бәләкәй чагым Асылы­күл янында үтте. Без анда ат чабышлары үткәрә идек. Мин диңгез белән кызыксындым, китаплар укыдым. Урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Козыревадан күп китаплар алдым. Аңа зур рәхмәт.Мәктәптә укыганда Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең янга еш килеп, тәэссоратлары белән уртаклашты. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыдым. Ләкин тормыш авырлыклары нәтиҗәсендә институтка укырга керә алмадым

– Хәрби хезмәтне сайлагансыз. Кайда белем алдыгыз һәм карьерагыз белән канә­гатьсезме?

– Чишмә урта мәктәбен тәмамлагач, 1976 елда Ленинградтагы В. И. Ленин исемендәге хәрби-диңгез училищесына укырга кердем. Анда инженер-механик дипломы алдым һәм Тын океан флотында хез­мәт юлымны башладым. Мин егерме ел су асты көймәсендә төрле капитаннар җитәкчелегендә хез­мәт иттем.Советлар Союзы таркалгач, күп офицерлар, яшәрлек акча эзләп, хәрби хезмәтне ташлады. Алар урынына яшьләр килде. Миңа, штаб офицеры буларак, яшьләрне тәрбия­ләргә туры килде.1995 елда икенче ранг капитаны дәрәҗәсе бирелде. 1999 елда гаилә хәле буенча Идел буе хәрби округына – туган ягыма кайттым. Күмертау, Дәү­ләкән шәһәрләрендә хәрби комиссар вазыйфасын башкардым. 33 ел хәрби хезмәттә булып, 2009 елда беренче ранг капитаны дәрәҗәсендә хаклы ялга чыктым

– Сез хезмәт иткән частьларда Башкортстаннан диңгезчеләр бар идеме?

– Бервакыт су асты көймәсе командиры үзе янына чакырып алды. Миңа яңа килгән хәрбиләрне барып алырга кушты. Үзе­безнең республикадан 20 егетне сайладым. Аларны күргәч командир әйтте: “Башкортстан безгә тагын лаеклы яшьләр җибәргән”. Шул вакыттагы горурлык хисе һаман исемдә: “Алар иң яхшы диңгезчеләр булачак”, — дидем. Һәм шулай булып чыкты да

.– Гаиләгез турында сөйләгез әле.

— 1980 елда дустым туйга чакырды. Шунда Лилия исемле матур кызга күзем төште. Хат алыша башладык. 1981 елның җәендә туй үткәрдек һәм ул минем белән Владивос­ток шәһә­ренә китте.Лилия миңа ике ул бүләк итте – Ринат һәм Рөстәм. Мин аңа бик рәхмәтле. Рөстәм нефть өлкәсен сайлады, ә Ринат, минем кебек, Санкт-Петербург шәһә­рендәге университетны тәмамлап, мин хезмәт иткән урынга эләкте. Без балаларга оныклар үстерергә булышабыз

.– Сезнең медальлә­регез күп. Нинди хез­мәтләр өчен бирелде алар?

– Диңгез флотында күп еллар буе хезмәт салган өчен төрле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләк­ләндем. 25 яшьтә хәрби часть командиры итеп тәгаенләндем һәм шуның белән горурланам.

– Яшьләргә нинди теләкләрегез бар?

– Яшьтән үз-үзеңне олы тормышка әзерләргә кирәк. Һәр үткән көн – тарих ул һәм аны кайтарып булмый. Илне, туган төбәгегезне яратыгыз һәм саклагыз

.Рөстәм Галләмов әңгәмәләште.

https://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*