tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде
Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде

Казан ханлыгы турындагы китап Германиядә кабат нәшер ителде

Михаил Худяковның “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” китабы Германиядә кабат нәшер ителде. Әлеге китап төрек телендә дөнья күрде, Амазон сайты аша таратыла.

Татарлар тарихын өйрәнгән беренче рус галименең әлеге хезмәтен Төркиядә яшәүче милләттәшебез, әдәбият галиме, тәрҗемәче Роза Корбан һәм аның ире тарих фәннәре докторы, доцент Иклил Корбан русчадан төрекчәгә тәрҗемә итте. Исегезгә төшереп узабыз, 2008 елда әлеге китап Германиянең “Эпубли” нәшриятында дөнья күргән иде.

Роза ханым Корбан хәбәр иткәнчә, “Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар” китабы Европада торучы төрекләр өчен махсус басылды.

Мөршидә Кыямова
idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*