tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кәшә авылы горурлыгы
Кәшә авылы горурлыгы

Кәшә авылы горурлыгы

Бөтен гомерен, хезмәт елларын яшь буынга белем hәм тәрбия бирүгә багышлаган Фаизә Абдрахман кызы Фаизова 1930 елның 20 маенда Чынлы районы Кәшә авылында дөньяга килә. Ул авыл мәктәбенең 10 сыйныфын уңышлы гына тәмамлаганнан соң, тормыш юлын пионервожатая буларак башлап җибәрә. Педагогик тәҗрибә туплагач, башлангыч класс укытучысы итеп билгелиләр hәм утыз ел дәвамында авыл балаларын укырга, язарга, дөньяны танып белергә өйрәтә.

Тынгысыз йөрәкле мөгаллимә Кәшәдә балалар бакчасын эшләтеп җибәрү юнәлешендә дә бик күп көч, тырышлык куя hәм дүрт ел мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесенә җитәкчелек итә. Лаеклы ялга чыккач та өендә кул кушырып утырмый – унҗиде ел буе авылның халык музеен уңышлы гына әйдәп бара.

Фаизә Абдрахман кызы – Кәшә авыл җирлегенең Мактаулы гражданины дигән мактаулы исем иясе. Ул – Хезмәт ветераны heм тыл хезмәтчәне. Yсеп килүче буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен исеме Ульяновск өлкәсенең Ана даны Почет китабына кертелгән.

Олы йөрәкле, киң күңелле Фаизә Абдрахман кызы үзенең тормыш иптәше Рәхимҗан Сәлах улы белән матур гына яшәп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген аларның биш оныклары белән биш оныкчыклары да бар инде. Хәзер бәхетле ана hәм әби мәрхәмәтле улы Наил белән килене Илсөярнең, шулай ук ике кызы белән онык-оныкчыкларының игелеген, рәхәтен күреп, җан җылысын тоеп, тыныч картлык көннәре кичерә.

Кәшә авылының горурлыгы булган Фаизә Абдрахман кызын 90 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан район администрациясе, халыкны социаль яклау идарәcе, Кәшә авыл хакимияте hәм район татар мохтарияте вәкилләре тәбрикләделәр. Алар Бөек Ватан сугышы елларында бик күп авырлыклар күргән тыл хезмәтчәненә Россия Президенты Владимир Путин, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов hәм район хакимияте башлыгы Геннадий Мулянов исеменнән котлау открыткалары hәм истәлекле бүләкләр тапшырып, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Әлфия Ханафиева, Чынлы районы халыкны социаль яклау бyлегенең ветераннар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*