tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киров өлкәсендә “Нократ моңнары” яңгырады
Киров өлкәсендә “Нократ моңнары” яңгырады

Киров өлкәсендә “Нократ моңнары” яңгырады

Киров өлкәсе Малмыж районының Яңа Смәел авылында сигезенче тапкыр төбәкара “Нократ моңнары” фестиваль- конкурсы узды. Сәхнәдә Киров өлкәсе районнары үзешчәннәре белән берлектә, күрше районнар- Балтач hәм Кукмара үзешчәннәре дә көч сынаша.

Югары дәрәҗәдә оештырылган җыр-бию бәйрәме бер сулышта узды. Быел беренче тапкыр “Үзем уйныйм – үзем җырлыйм” номинациясе дә өстәлде. Бу чара Киров өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтәрияте hәм Малмыж районы мәдәният идарәсе белән берлектә үткәрелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*