tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсы узды
Удмуртиядә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсы узды

Удмуртиядә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” конкурсы узды

Удмуртиянең “Ак калфак” оешмасы белән берлектә 107 нче балалар бакчасында икенче ел инде “Мин татар кызчыгы-2019”, “Мин татар малае-2019” бәйгесе уздырылып килә. Быелда бу бәйге 22 майда узды. Бәйгедә 4 кызчык һәм 4 малай катнашты. Конкурс кысаларында балалар “Изү” ясадылар, аны матур итеп төрле бизәкләр белән бизәделәр.

Нәни кызларыбыз белән “Сабантуй” кафесында халкыбызның милли ризыгы кыстыбый пешерү буенча остаханә узды. Ә аларның осталыкларын кафе хезмәткәрләре билгеләде. Кыстыбый әзер булгач, әниләре белән бергәләп кыстыбыйдан авыз иттеләр.

Конкурста балалар җиде буын нәсел шәҗәрәләрен сөйләделәр, видеороликлар күрсәттеләр. Шулай ук узлзренең осталыкларын биюдә, җырда сынадылар, милли киемнәрен тәкъдим иттеләр. Ана телендә “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп, килгән кунакларны сокландырдылар. Бу бәйгедә нәниләребез мәдәни тормышка беренче адымнарын ясадылар. Аларга уңышлар телик!

Бриллиант Абдрахманова

Киров өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*