tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Китапханәгә – 70 ел
Китапханәгә – 70 ел

Китапханәгә – 70 ел

Ижауның Татар бистәсендә урнашкан Муса Җәлил исемен йөртүче китапханәнең ишекләре ябылып тормый, аннан кеше өзелми. Ул озак еллар инде халыкка хезмәт күрсәтә. Бирегә китап алырга гына килмиләр: якын-тирәдә яшәүчеләр өчен генә түгел, гомумән, шәһәр татарларын да җыючы мәдәни үзәк ул — китапханә. Быел аның юбилее — китапханә ачыл­ганга 70 ел тулды. Әлеге зур датаны яңа ел яллары тәмамлану белән уздырдылар. Юбилей чарасына укучылар да күпләп килгән иде, бәйрәм бик җылы мохиттә узды.

Зөлфия Шәйхрамова юбилей тантанасына тәгаенләп килсә дә, китап киштәләре янына туктамый кала алмый. Ул залга узганчы, китап сайлый. “Баштарак элекке ханнар турында бик кызыксынып укыдым, ошап китте дә, хәзер гел тарихи китаплар алам. Соңгы араларда Айдар Хәлим әсәрләрен бик яратып укыйм. Өч томлык китабының беренчесен укыдым, хәзер икенчесен укыйм. Аннан өченчесенә дә чират җитәр, дип ышанам”, — дип сөйләде Зөлфия ханым. Китапханәчеләр дә үзләренең даими укучыларын яхшы беләләр. «Зөлфия ханым мавыгып укый, китапларны тиешле көнгә китереп тапшыра. Аның кебек матур әдәбиятны яратучылар байтак, татарча китаплар эзләп Ижауның башка районнарыннан да киләләр», — ди Рәмзия Гыйззәтуллина.
Ә Фаягөл Фазлыеваның китапханә белән танышуы концертка дип килгән вакыттан башлана. “Беренче тапкыр китапханәгә килүемә бер елдан артты инде. Кызыклы китап алсам, төннәр буе укыйм”, — ди Фаягөл ханым. Әйе, күпләр китапханә барлыгын шулай күптән түгел генә белсә дә, Муса Җәлил исемендәге бу китапханәнең 70 еллык тарихы бар.

Ул 1950 елның 15 гыйнварында ачылып, башта балалар китапханәсе була. 1989 елда аңа Муса Җәлил исеме бирелә. 2006 елда китапханә фонды олылар өчен әдәбият белән баетыла. Хәзер аның каршында татар әдәбияты һәм мәдәнияте үзәге эшли. Биредә әдәби-музыкаль кичәләр, төрле очрашулар уза. Бүген дә бәйрәмгә килгән өлкәннәр: “Китапханәнең төгәл адресын белмәсәк тә, аяклар үзләре шушында алып килә. Монда оештырылган һәр чарага рәхәтләнеп йөрибез”, — дип сөйлиләр. “Яңарыш” газетасында игълан бирелсә дә, Рәмзия Гыйззәтуллина һәр китап укучыны телефон аша махсус чакыра икән. 70 еллык юбилей хөрмәтеннән китапханә хезмәткәрләре “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән бик эчтәлекле тантана әзерләгәннәр. “Үз милли җырларыбыз, моңнарыбызны сәгатьләр буе тыңларга риза укучыларыбыз.

Рухлары күтәрелеп, тарихыбыз, язучыларыбыз, әдәбиятыбыз, мәдәниятебез турында мәгълүмат туплап кайтып китәләр алар. Китапханәдә шулай ук өлкәннәр өчен компьютер белеме курслары да эшли. “Күңелле ял көне” программасы кысаларында олыларга һәм балаларга кул эшләрен өйрәтү сәгатьләре дә бар. Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен озынайтылган көн төркеме эшли: дәресләрдән соң укучылар биредә шашка-шахмат уйный, рәсем ясыйлар, мультфильмнар карыйлар”, — дип сөйләде китапханәче Рәмзия Гыйззәтуллина.
Чыннан да, Муса Җәлил исемендәге китапханә — Татар бистәсендә үзенә бер милли рух бөркеп торучы мәдәни үзәк ул. Татарча яңа әдәбиятка кытлык бар, әлбәттә, матди мөмкинлекләре булмау сәбәпле, милли матбугат та алдыра алмыйлар, әмма булганы белән менә дигән итеп эшли беләләр.

Фәнзилә Салихова.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*