tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Курган өлкәсендә татар утары барлыкка киләчәк
Курган өлкәсендә татар утары барлыкка киләчәк

Курган өлкәсендә татар утары барлыкка киләчәк

Курган өлкәсендә тиздән татар утарын булдыру ниятләнә, бу хакта сөйләшүләр инде башланган, хәзерге вакытта әлеге объект өчен урын сайлыйлар. Бу турыда “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

  • Шәйхразиев Курган өлкәсендә эшлекле сәфәрдә булып, өлкә губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Вадим Шумков белән очрашты.

“Кургандагы җирле татар милли-мәдәни үзәге өчен татар авылы ихатасын куярга планлаштырабыз, шуның өчен җир кирәк. Кичә берничә җирне карадык, шәһәр эчендә ике матур урынны сайлап алдык. Аларның территориясе бик зур. Җирле актив шулар арасыннан берне сайлап, шәһәр хакимиятенә гариза бирергә тиеш”, – диде Васил Шәйхразиев.

Татар ихатасында татар халкының тарихи көнкүреше чагылачак, анда өй, мунча, сарай һәм башка объектлар урнашачак. “Ул татар халкының милли тормышын күрсәтеп торачак, татарларны да, туристларны да җәлеп итәр. Шулай ук ул татар эшмәкәрләренә бизнес эшләү мөмкинлеген бирер дип уйлыйбыз. Анда өлкә Сабан туен уздырырга да, ат чабышларын үткәрергә дә мөмкин булачак”, – диде Милли Шура рәисе.

Киләсе елда Курганда өлкә Сабан туен уздыру планлаштырыла. Өлкәдә 17 мең татар яши (1,9 процент).

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*