tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырым татарлары тарих китабыннан баш тарта
Кырым татарлары тарих китабыннан баш тарта

Кырым татарлары тарих китабыннан баш тарта

Алар фикеренчә, уку әсбабы халыкара бердәмлекне какшатуга нигез булып тора.

Кырым татарлары Советы, 10нчы сыйныфлар өчен тәгаенләнгән Кырым тарихы буенча уку әсбабын мәктәпләрдән һәм китапханәләрдән алуны сорап, төбәк башлыгы Сергей Аксеновка мөрәҗәгать иткән. Алар моны “баш-баштаклыклар, ксенофобияне пропагандалауны, төбәктә халыкара бердәмлекне җимерүне булдырмау” теләге белән аңлаткан. Бу хакта “РИА-Новости” хәбәр итә.

Мөрәҗәгать итүчеләр белдерүенчә, “Просвещение” нәшриятында С. В. Юрченко мөхәррирлегендә басылган уку әсбабында, Кырым татарлары – Бөек Ватан сугышы елларында немец оккупантларының ярдәмчеләре, Совет властен, урысларны күралмаучы мөселманнар, дип бирелгән.Дәүләт думасы депутаты Руслан Бальбек белдерүенчә, уку әсбабы эксперизага җибәреләчәк. Әлеге факт буенча хокукый һәм сәяси бәя биреләчәк.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*