tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызларда кунакта
Кызларда кунакта

Кызларда кунакта

Чуашиянең Комсомол районы Урмай авылында игезәк кызлар  Алия һәм Гелия тумыштан  берсе  күрми, икеседә ДЦП. Беренче сыйныфтан, читтән торып аларны Гелзинур ханым  Вахитова укытты. Кызларга инде 18 яшь тула. Ел саен алар янында мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакка киләләр. Гелзинур апалары “Мишәр” ансамбле солисты буларак, кызлар янына иптәшләре белән дә килә. Алия һәм Гелия бу көнне бик зарыгып көтеп алалар. Бу көнгә әниләре тәм-тәмнар әзерләп чын бәйрәм көненә әверелдерәләр. Икеседә бик акыллы, музыкаль кызлар. “Мишәр” ансамбленең бөтен реперутарын  яттан белеп торалар. Гелзинур апалары өйрәткән бөтен җырларны истә тотып җырлыйлар. Әниләре Гөлсем, әтиләре Фәрит кызлары өчен бөтен уңайлыклар тудырганнар. Ару-пакъ кына түгел, милли һәм рухи тәрбия бирү өчендә күпме көч куялар. Караучы әти-әниләренә Аллага тәгалә киләчәктәдә сабырлык, түземлелек, шул вакытта тагында көч бирсен! Үзләре дә таза-сау булсыннар.

 

Фәрит Гыйбатдинов, Урмай авылы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*