tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кызыл таң”ның Инстаграм сәхифәсе – туры эфирда!
“Кызыл таң”ның Инстаграм сәхифәсе – туры эфирда!

“Кызыл таң”ның Инстаграм сәхифәсе – туры эфирда!

102 яшьлек “Кызыл таң” бабайның Инстаграм сәхифәсендә илнең асыл ул һәм кызлары турында күп языла. Ә хәзер без аларны туры эфир киңлекләренә алып чыгачакбыз, алар белән әңгәмә корып, күңелдә булганнарын барлаячакбыз.

Сез дә кушылыгыз безнең әңгәмәләргә!

7 майда 13 сәгатьтә туры эфирда – Омск фаҗигасендә исән калган “чакматаш” Рөстәм Нәбиев, 8 майда 14 сәгатьтә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үзе булачак!

Кунаклар белән аралашуга кушылыгыз, тагын кемнәрне күрергә теләр идегез, языгыз! Бәлки сез бүгенге көн герое булырдай шәхесләрне беләсездер, ә бәлки файдалы киңәшләре белән күпләргә ярдәмгә килердәй күршеләрегез бардыр? Инстаграмда булсалар, бик яхшы. Димәк, без аларны бөтен дөньяга танытачакбыз.

Инстаграм аккаунтка сылтама: instagram.com/p/B_1u7PhJS42

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*