tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Латвиядә «Идел» радиосы үз эшен дәвам итә
Латвиядә «Идел» радиосы үз эшен дәвам итә

Латвиядә «Идел» радиосы үз эшен дәвам итә

«Идел бит ул, киң бит ул» дип татар халкы җырлый. Латвиядә яшәүче татарларның да күңеле шундый ук киң. Хәзерге вакытта Латвиядә якынча 2800 татар яши. Төп өлеше Рига шәһәрендә гомер итә.

Латвия «Идел» татар җәмгыяте 1988 елның 27 ноябрендә төзелгән. Ул күп татарларның тырышлыгы һәм эшчәнлеге белән барлыкка килә. Ул вакытта Латвиядә 5000 татар яши иде. 31 ел дәвамында күп кенә милли һәм мөселман бәйрәмнәре үткәрелде.

Оешманың төп максаты булып Латвиянең татар халкы арасында мәдәни-агарту эшләрен алып бару; татар тарихын, гореф-гадәтләрен, китапларын, музыка, җыр, биюләрен өйрәнү; мөселман бәйрәмнәрен үткәрү; сабыйларга исем кушу; мөселман дине буенча татар кешесен соңгы юлга озату билгеләнде.

17.5 ел ара белән Рига шәһәрендә «Идел» татар җәмгыяте татар һәм рус телләрендә 30 минутлык тапшыруны яңадан башлап җибәрде.

Ләйсән Билал
alliance-tatar.eu

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*