tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Люция ханым Вафинаны юбилее белән котлыйбыз!
Люция ханым Вафинаны юбилее белән котлыйбыз!

Люция ханым Вафинаны юбилее белән котлыйбыз!

Хөрмәтле Люция Ябир кызы!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне юбилеегыз – 70 яшь тулган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйм.

Сез кылган игелекле гамәлләр милләтебезнең якты киләчәге өчен эшләнә. Сезнең канат астында Башкортстан республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә “Ак калфак” бүлекчәләре ачыла. Бүлекчәләрдә балаларны татар халкының милли мәдәнияте, гореф-гадәтләре урнәгендә тәрбияләү, гаилә институтын ныгыту, аның кануннарын саклау, гаилә кыйммәтләрен булдыруга юнәлтелгән чаралар үткәрелә.Милләткә хезмәтегез өчен рәхмәт. Без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Сезгә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, бәрәкәтле  гомер телибез.

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев

  • Люция Ябир кызы Вафина 1950 елның 1 октябрендә Туймазы районы Түбән Бишенде авылында дөньяга килә. Күпъеллык нәтиҗәле хезмәте өчен 2004нче елда Башкорстан Республикасының атказанган икътисадчы исеменә лаек була. 2014 елда Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*