tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачылачак
Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачылачак

Магнитогорскида татар этник медиаүзәге ачылачак

Тиздән Магнитогорск Үзәк китапханәсендә татар этник медиаүзәге ачылачак.

Магнитогорск шәһәрендә Үзәк шәһәр китапханәсе 1929 елның декабрендә ачыла. 90 ел эчендә аның китап саклагычны үз эченә алган ике катлы зур бинасы сафка басу белән бергә, шәһәрнең барлык почмакларында берничә филиалы барлыкка килә. Хәзерге вакытта Үзәк шәһәр китапханәсендә капиталь яңарту эшләре бара. 2019 елда учреждение «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында модель китапханә төзү өчен ун миллион сум акча алган.

Татар китапханәсенең яңа исеме этник медиаүзәк дип атала, ул ремонттан соң яңа бинага күченәчәк. Татар, башкорт һәм рус телендәге китапларны үз эченә алган медиаүзәк 2,5 мең даими укучыга исәпләнгән.

Алдынгы цифрлы технологияләр белән җиһазландырылган заманча интеллектуаль үзәк тиздән үз ишекләрен ачыр дип көтелә. Өстәвенә, китапханәнең интерьеры да үзгәрәчәк, ул 16 меңнән артык китап белән тулыланачак.

Биредә хезмәткәрләр һәм кулланучылар өчен автоматлаштырылган эш урыннары да булачак. Моннан тыш, китапханәне сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Уңайлы мохит» таләпләренә яраклаштырачаклар. Капиталь ремонт эшләрен быелның 31 июлендә тәмамлау күздә тотыла, диелә хәбәрдә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*