tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Маһинур” шәкертләре
“Маһинур” шәкертләре

“Маһинур” шәкертләре

Өлкәбезнең хөрмәтле меценаты һәм безнең – Нижгар татарларының горурланырлык шәхесе Рәшит Җаббар улы Баязитов төбәк мөселманнары файдасына Түбән Новгородның тарихи Җәмигъ мәчете каршында булдырган “Маһинур” мәдрәсәсенә узган көннәрдә генә 25 ел тулды. Шул уңайдан, әлеге ислам уку йортының беренче шәкерте буларак, Рәшит Җаббаровичка олы рәхмәтләремне ирештерәсем килә, чөнки “Маһинур”дан белем алып чыккан кан кардәшләребез бүген Россиянең төрле төбәкләрендә хак динебез юлында намус белән җаваплы урыннарда хезмәт итә.

1998 елда төшерелгән әлеге фотодагы шәкертләргә килгәндә, сулдан уңга карасак, Шөбиледән Марат Әхмәтҗанов – Россия мөселманнары Диния нәзарәте пресс-службасында хезмәт итә, Зур Рбишчадан Харис хәзрәт Исмаилов – К.Октябрь районы баш имамы, ә мәдрәсә мөгаллиме төркияле Әхмәт хаҗи Оскарабөбәр белән ул чактагы өлкә Диния нәзарәте рәисе Үмәр хәзрәт Идрисов артында шушы юллар авторы, Себер якларыннан килеп укыган Гаяз хәзрәт Фәтхуллин – хәзер Красноярскида мөфти, Сафаҗайдан Илдар Аляутдинов – Мәскәү Ислам институты мөгаллиме.

Бу, әлбәттә, бер фотографиядәге кешеләр язмышында Рәшит Җаббаровичның әнисе исемен йөрткән “Маһинур” мәдрәсәсенең хәлиткеч уңай роль уйнаганын гына тасвирлый. Ә бит Түбән Новгород мәдрәсәсен Рязань, Владимир, Тверь, Вологда, Ярославль һәм Дагстан шәкертләре дә тәмамлавын исәпкә алганда, Рәшит Җаббарович якташ дин кардәшләренә бүләк иткән мәдрәсәнең абруе зур икәнен раслый һәм мин дә аның беренче шәкерте булуым белән чын күңелдән горурланам, мәдрәсәне бүләк иткән күренекле милләттәшебез Рәшит Җаббар улына ихластан рәхмәт белдерәм һәм Аллаһы Тәгаләдән аңа исәнлек-саулык теләп, хәтем-догада торам.

Сергач, Спас һәм Кнәген районнары баш имамы
Марат САЛАХЕТДИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*