tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мари Эл татар автономиясе рәисе регион хакимиятендә татарлар булырга тиеш дип саный
Мари Эл татар автономиясе рәисе регион хакимиятендә татарлар булырга тиеш дип саный

Мари Эл татар автономиясе рәисе регион хакимиятендә татарлар булырга тиеш дип саный

Мари Эл республикасының татар региональ милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе Əмир Шакиров фикеренчә, төбәктә татар оешмалары эшчәнлеге куәтле дәвам итсен өчен, җирле башкарма хакимият органнарында татар халкы вәкилләре булырга тиеш. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

“Депутат корпусында үз кешеләребез бар, ә менә башкарма хакимият органнарында соңгы арада безнең вәкилләр юк”, – диде Шакиров.

“Элек Мари Элда татар министрлар бар иде, алар җирле татар оешмаларына чын күңелдән ярдәм иттеләр, шул исәптән финанс яктан да. Алар ярдәме белән без республика программаларына да эләктек”, – дип сөйләде Шакиров.

  • Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Мари Элда 38357 кеше яши, шуларның 27 меңгә якыны шәһәрләрдә яши. “Мари Эл республикасының Татар милли-мәдәни үзәге” оештырган чараларга, шул исәптән сабан туйларга ун меңләп халык йөри”, – диде Рамай Юлдашев.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*