tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәккәдә Россия хаҗ миссиясе вәкилләре очрашуы узды
Мәккәдә Россия хаҗ миссиясе вәкилләре очрашуы узды

Мәккәдә Россия хаҗ миссиясе вәкилләре очрашуы узды

Бүген Мәккәдә Россия хаҗ миссиясе вәкилләренең Согуд Гарәбстанының хаҗ министрлыгында очрашуы уздырылды. Очрашуны министр урынбасары   Абдулфәттах бин Сөләйман Машшат үткәрде. Россия хаҗ миссиясе делегациясен Чечня мөфтие Сәлах Мәҗиев җитәкләде. Татарстан Республикасыннан җыелышта «ДУМ РТ Хаҗ» генераль директоры Ранис хәзрәт Вахитов  катнашты. Катнашучылар арасында Россиянең башка хаҗ операторлары вәкилләре дә бар иде.

Чарада 2019 ел сезонында хаҗны оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар һәм 2018 ел хаҗ сезонына йомгак ясадылар.

Хаҗ министрлыгында очрашулар ел саен уздырыла. Алар ярдәмендә хаҗны оештыруга күпсанлы яңалыклар кертелә. Россия хаҗ миссиясенең Согуд Гарәбстаны хаҗ министрлыгы белән актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә хаҗиларга хезмәт күрсәтү сыйфаты артуын күзәтергә мөмкин. Әйтик, 2018 елда бөтен хаҗилар да Изге җир территориясе чикләре аша электрон визалар белән узды, Гарәфә үзәнлегендә сәнәгать кондиционерлары куелган яңа палаткалар урнаштырылды, гомумән алганда, хаҗның барлык этапларын оештыруның дәрәҗәсе артты.

Россия хаҗ миссиясенең Мәккәдәге эше тагын берничә көн дәвам итәчәк. Транспорт, хезмәт күрсәтү, яшәү, виза һәм башка юнәлешләр буенча җаваплы төрле ведомстволарның вәкилләре белән очрашулар планлаштырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*