tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗән Салиева фермер хуҗалыгы
Мәрҗән Салиева фермер хуҗалыгы

Мәрҗән Салиева фермер хуҗалыгы

Унбиш сыер, ун бозау. дүрт үгез, сигез тана, алты мең тавык…бу исемлекне әле тагын озаклап дәвам итәргә булыр иде… Бу мал-туар, кош-корт барысы да бер гаиләнеке. Төгәлрәге, аларны Ульяновск өлкәсенең Яңа Бидәнге авылында гомер итүче Мәрҗән һәм Равил Салиевлар гаиләсе асрый.

Мәрҗән көн саен менә шулай таң белән кич-иртән сауган сөтен, аерган каймагын, ясаган эремчекләрен сатырга Ульяновск шәһәренә килә. Дөресен әйткәндә, безнең аның белән танышуыбыз да, ТНВ офисы каршында, моннан 6-7 ел элек шунда каймак алырга килгәч булган иде. Мәрҗән язгы, көзге яңгырмы, кышкы буранмы көн саен шәһәрдән ерак булмаган Яңа Бидәнге авылыннан килә

Нәкъ менә шул чорларда әлеге авылда туып-үскән Равил да, әти-әнисе һәм хатыны Мәрҗән белән киңәшләшә дә, авылдан китмичә генә үз эшен башлап җибәрергә уйлый да инде. Башта бер-ике баш эре мөгезле терлек алалар, саталар, азрак кулга акча кергәч ел саен бер-ике башка арттыра башлыйлар.

Терлек саны артып, амбарларда урын кысанлангач, алар миниферма төзер өчен 1,5 млн сум грант та алалар.

Бер караганда, читтән килгән кешегә бу бик авыр һәм бик күп вакыт ала торган хезмәт булып тоелса да, Мәрҗән: “Миңа алай түгел, мин бу эшне үлеп яратам”-, ди..

Җәйләрен, ял көннәрендә шәһәрдән кайткан уллары, кызлары, килен дә бу эштән читтә калмый. Бу гаиләнең Бидәнгедә тырышлыгы һәм уңганлыгы хакында авылдашлар да мактап сөйли.

2016 нчы елда Равил белән Мәрҗән үз кәсепләрен рәсимләштереп крестьян-фермер хуҗалыгы булып теркәлгәннәр. Эре мөгезле терлекләр белән генә чикләнмичә, тавыклар белән дә шөгылләнә башлаганнар. Бүген аларның көтәклегендә алтын меңнән артык кош-корт. Тавык-чебешләр янында булышырга вакыты булганда апасы Энҗе дә килгәли

Авылда мал-туар тотучының эше кышка печән-саламын әзерләп, терлекне ашатып, астын җыю белән генә бетми шул әле. Өйгә кергәч тә аның дәвамы бар. Ул 15 сыердан савылган сөтне аертырга, катык-эремчеген дә ясарга кирәк. Бер көнгә 200 литрга якын сөт савыла бит.

Мәрҗән ничек вакытын табып өлгергәндер, без килә диеп берничә төрле бәлеш тә пешереп куйган. Моны уңган татар хатыны гына булдыра аладыр. Авыз тутырып тәмле ашыйсың килсә, кул кушырып утырып булмый шул ди хуҗабикә. Безнең гаиләдә эштән туйдым дигән сүз юк дип тә өсти.

 Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*