tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак
Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак, ул Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән онлайн рәвештә трансляцияләнәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр итә.

Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдиннең хәер-фатихасы белән 6 июньдә дин тотучылар өчен Мәскәү мәчетләре ачыла.

Инде хәбәр ителгәнчә, 1-4 июньдә Мәскәү Җәмигъ мәчете чикләнгән сандагы мөселманнар катнашында көндезге намаз үткәрә.

Мәскәү мәчетләрендә 5 июньдә җомга намазы җәмәгать белән укылмаячак, ул Мәскәү Җәмигъ мәчетеннән онлайн рәвештә трансляцияләнәчәк.

«Дин тотучылар мәчеткә Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең тиешле барлык санитар-эпидемиологик күрсәтмәләрен үтәгән очракта гына керә ала», – дип белдерде Россия мөселманнары башлыгы мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәү мэры Сергей Собянин белән телефон аша сөйләшеп, башкаладагы агымдагы санитар-эпидемиологик вазгыять хакында фикер алышканнан соң.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*