tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары “Штабы”ның Корбан Гаете белән котлавы
Мәскәү татарлары “Штабы”ның Корбан Гаете белән котлавы

Мәскәү татарлары “Штабы”ның Корбан Гаете белән котлавы

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Кадерле милләттәшләребез!

Дөньяның төрле кыйтгаларында яшәүче мөселман кардәшләребезне, төрле җирләрдә гомер итүче милләттәшләребезне Мәскәү татарлары исеменнән көтеп алынган изге Корбан Гаете белән тәбрик итәбез. Корбан Гаете барчабыз өчен дә бәхет-шатлык, изгелек, мәрхәмәт бәйрәме булып истә калсын.

Бәйрәм көннәрендә авыр хәлдә калучыларга, ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын! Кешеләргә ярдәмчел булу Корбан бәйрәме көннәрендә генә түгел, көндәлек тормышыбызга да үтеп керсә иде.

Ихластан барчагызныда Корбан гаете белән тәбрик итәм. Аллаһы Тәгалә һәрчабызга да күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Бәйрәм көннәрендә кылган догаларыбызны, изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны һәм дә инде чалган корбаннарыбызны кабул кылсын!

Ихтирам белән,

Мәскәү татарлары “Штабы” җитәкчесе Рөстәм Фәиз улы Ямалеев

20 август 2018 ел. Мәскәү.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*