tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак
Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак

Мәскәүдә беренче тапкыр Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак

Мәскәүдә беренче тапкыр композитор Эльмир Низамовның иҗат кичәсе узачак. Бу хакта “Татар-информ”га Эльмир Низамов үзе хәбәр итте.

“Төрле концертларда, проектларда катнашып, Мәскәү сәхнәсендә күп тапкыр чыгыш ясаганым булды, ә менә бөтенләй минем әсәрләремнән торган концерт Мәскәүдә әле беренче тапкыр оештырылачак”, – диде Эльмир Низамов.

Композитор әйтүенчә, иҗат кичәсендә төрле жанрларга, стильләргә караган музыка яңгыраячак. “Камера һәм вокал музыкасы булачак. Театраль әсәрләрдән берничә композициям тәкъдим ителәчәк”, – диде ул.

“Сентябрь аенда мин Мәскәүдә композиторлар конкурсында катнашкан идем. Шушы бәйгедә махсус бүләк буларак А.Н.Скрябин музее миңа иҗади кичә уздырырга сертификат бирде. Мин бу мөмкинлектән файдаланым, концерт оештырырга булдым”, – диде Эльмир Низамов.

Кичә 14 февральдә сәгать 19:00да Мәскәүнең А.Н.Скрябин музеенда үтәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*