tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Татарча диктант»ны 14 урында язачаклар
Мәскәүдә «Татарча диктант»ны 14 урында язачаклар

Мәскәүдә «Татарча диктант»ны 14 урында язачаклар

19 октябрьдә 13:00 сәгатьтә Мәскәүдә «Татарча диктант»ны 14 урында язачаклар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлегеңнән тикшерү өчен юнәлтелгән. Һәр теләгән кеше татар телендә диктант язуда үз көчен сынап карый алачак.

«Татарча диктант» ирекле һәм түләүсез нигездә үткәрелә.

Быел Мәскәү төбәгендә акция 14 мәйданчыкта: Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә, «Патриархлар йорты» мәдәни үзәгендә, Мәскәү дәүләт педагогика университетында, Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә һәм «Рисаләт» җирле мөселман җәмгыятендә узачак.

Шулай ук Мәскәү өлкәсенең Подольск, Иске Купавна, Зарайск, Химки, Ногинск, Солнечногорск, Орехово-Зуево, Пушкин һәм Щелково шәһәрләрендә дә диктант язып булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*