tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумы узачак
Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумы узачак

Мәскәүдә «Урман күле» яшьләр форумы узачак

22-24 февраль көннәрендә Домодедовода «Урман күле» өченче яшьләр форумы узачак! Бу хакта Мәскәүдәге «Бердәмлек» Татар яшьләр клубы хәбәр итә.

Традициягә әйләнгән «Урман күле» форумы кызыклы кешеләр белән танышу, аралашу, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында фикер алышуны үз эченә алган.

Анда яңа белемнәр алу мөмкинлеге, кызыклы һәм файдалы лекцияләр, мастер-класслар һәм тренинглар булачак. Шулай ук «Урман күле»ндә катнашучыларны өчен дустанә атмосфера, файдалы ял, хәләл ризыклар булдырыла.

Оештыручылар белдергәнчә, форум программасында эшлекле уеннар, файдалы лекторий, нетворкинг, татар өстәл уеннары һәм тагын бик күп кызыклы секцияләр көтелә.

Форум программасы, йөрү маршруты һәм түләү шартлары — urmankule.tatar сайтында бирелгән.

tatar-inform.tatar